Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә сәхнәдә җырчы вафат булу сәбәбе билгеле

Фәния Хәлиуллинаның дусты Мөнирә Джумаева сүзләренчә, җырчының баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаган.

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллина баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.

Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.

“Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, - диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    авыр туфрагы жинел карангы кабере якты булсын

    2
    X