Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Урта Әләзән авылында кызамык авыруы аркасында карантин игълан ителгән

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында корь авыруы таралган, авылда карантин башланган. Туй мәҗлесләре, корбан ашларын үткәрү, массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Бу хакта Урта Әләзән авылының телеграмдагы каналы хәбәр итә.

«Авылда битлек режимы кертелде. Кибетләрдә сатучылар битлек кияргә тиеш. Битлек кияргә киңәш итәбез, тикшереп йөрергә мөмкиннәр», - дип язылган Урта Әләзән телеграм-каналында.

Урта Әләзән авылында карантин булуы турында Пенза өлкәсе Хөкүмәтенең карары Пенза өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте сайтында чыккан. «Урта Әләзән авылында кызамык авыруын бетерүгә карата чикләү чаралары (карантин) кертергә», - дип билгеләп үтелә документта.

Эпидемиологик хәл тотрыкланганчы, Урта Әләзәндә массакүләм чаралар үткәрү тыелган. Пенза өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Урта Әләзәндә кызамык авыруының җиде очрагы ачыкланган, авырулар хастаханәгә озатылган.

  • Урта Әләзән - Европадагы иң зур татар авылларының берсе, Пенза өлкәсе Городищенск районының иң зур торак пункты. Авылда 9 меңнән артык кеше яши.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/urta-alazan-avylynda-kor-avyruy-arkasynda-karantin-iglan-itelgan-5873099

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев