Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Узган тәүлектә яңгыр яву сәбәпле, Татарстан елгаларында су күтәрелгән

Республика елгаларында 3тән 38 сантиметрга кадәр су күтәрелү күзәтелгән.

Узган тәүлектә яңгыр яву сәбәпле, Татарстан елгаларында су күтәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика елгаларында су 3тән 38 сантиметрга кадәр күтәрелгән. Ә Шушма елгасында су күтәрелү 79 сантиметрга кадәр җиткән.

Арча районының Качелино авылына баручы 30 метр грунтлы юл һаман су астында кала. Азнакай һәм Нурлат районнарындагы күперләр дә һаман су астында.

Тулаем алганда, Татарстанда язгы ташу дулкыны кимүгә бара. 

Фото: https://pixabay.com | lukasbieri

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев