Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Вахитов районы суды КХТИда 64 миллион сум акча урлау турындагы эшне карарга кереште

КХТИның элеккеге ректоры Герман Дьяконовны 11 ел элек Ватанга хыянәт итүдә гаепләгән булганнар.

Бүген Казанның Вахитов районы суды КХТИның элеккеге ректоры Герман Дьяконовны 64 миллион сум акча урлауда гаепләү турындагы эшне карарга кереште. 

Башлангыч суд утырышы ябык режимда узды.

  • Кичә  берничә гаепләнүче, шул исәптән элеккеге ректор Герман Дьяконов судка килмәгәнлектән, утырыш башка көнгә күчерелгән иде.

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә барлыгы җиде кеше. Алар арасында, элеккеге ректордан тыш, КХТИның элеккеге проректоры Александр Кочнев, «Инноватика һәм химик технология» кафедрасы ассистенты Игорь Дубовик һәм югары уку йортының тагын дүрт хезмәткәре бар.

Төп фигурантларның берсе – югары уку йортының элеккеге ректоры үз гаебен танымый.

Ул шулай ук үз файдасына саллы дәлилләр булуын әйткән, суд аларны исәпкә алган инде.

Дьяконов сүзләренчә, аңа карата беренче җинаять эше моннан 11 ел элек үк, ректор вазифасына керешкәннән соң кузгатылган. Ул чагында массакүләм тәэсир итүче коралны тиешле урынга җиткерү чараларын  потенциаль дошманга  саткан өчен Дьяконовны Ватанга хыянәт итүдә гаепләгән булганнар.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев