Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ватык электр җиһазы аркасында Татарстанда хатын-кыз һәлак булган

Янгын Тәтештә шәхси йортта чыккан.

Электр җиһазының төзексезлеге аркасында Татарстанда янгын вакытында хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә министрлыкка Тәтештә шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын өч квадрат метрга зыян китергән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 53 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X