Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Волонтерлар Питрәч районында хәбәрсез югалган инвалид яшүсмерне эзли

18 яшьлек Корбангали Атоев «Тверетиновка» бакчачылык ширкәтеннән 15 майда чыгып киткән һәм шуннан соң өенә әйләнеп кайтмаган.

Казанның эзләү отряды волонтерлары хәбәрсез югалган инвалид яшүсмерне эзләргә кереште. 18 яшьлек Корбангали Атоев «Тверетиновка» бакчачылык ширкәтеннән 15 майда чыгып киткән һәм шуннан соң өенә әйләнеп кайтмаган. ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар.

Эзтабарлар әйтүенчә, егетнең үсешендә аерым үзенчәлекләр бар һәм ул медицина ярдәменә мохтаҗ.

Хәбәрсез югалган яшүсмер өстенә футболка, кара трико, солдатларныкына охшаган озын кунычлы кара төстәге күн итек кигән. Аерым билгеләре: буе 160 сантиметр, уртача гәүдәле, күзе һәм чәчләре кара.

Яшүсмерне Төбәк иҗтимагый коткару отрядыннан эт иярткән кинологлар һәм «Эзләү үзәге» берләшмәсе волонтерлары, шулай ук «Лиза Алерт» отряды хезмәткәрләре эзли.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев