Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Янгын сүндерүчеләргә комачаулаган машинаны шаһитлар күчереп куйган

Янгын Казанның “Соловьиная роща” торак комплексындагы 100нче йортның җиденче катында булган.

Янгын сүндерү машинасына Казандагы йорт ишегалдына керергә комачаулаган автомобильне шаһитлар күчереп куйган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Янгын “Соловьиная роща” торак комплексындагы 100 нче йортның җиденче катында булган. “Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Тик ишегалдына куелган машиналар булмаса, зыян азрак булыр иде”, - ди шаһитлар.

Йортта яшәүчеләр төшергән видеода, шаһитларның янгын сүндерү машинасына керергә комачаулаган автомобильне күчергәне күренә.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә янгын сүндерү машиналары керү өчен юл киңлеге йортның биеклегенә бәйле булуын искәрттеләр. Әгәр бина 13 метрдан биек булмаса, керү юлы 3,5 метр булырга тиеш. Биеклек 46 метрга кадәр булганда, янгын сүндерү машинасы керә торган аралык - 4,2 метр. 46 метрдан биек булганда 6 метр ара буш кала.

Машина хуҗалары бу норманы боза һәм махсус техника керү юлын каплый икән, шәхси автомобиль хуҗаларына 2 меңгә кадәр штраф каралган. Ә машина фирмага теркәлгән булса, йөз меңнән 150 мең сумга кадәр штраф булачак.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев