Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә – Гидрометеорология идарәсе

“Су өч көн күтәрелә, өч көннән соң кими башлый дигән сүзләр – халык ышануы гына”, ди ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең

Язгы ташу, гадәттә, бер атна дәвам итә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов әйтте.

Искәртеп үтик, “Татар-информ” язгы ташудан зыян күргән Апас районы Чирү авылы турында язма әзерләгән иде. Авыл халкы “Татар-информ” хәбәрчесенә:“Бабайлар әйтүе буенча, су өч көн күтәрелә, өч көн кими. Менә бүген өченче көне”, – дигән иде.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идәрәсенең гидрология бүлеге башлыгы ташуның әлеге “кагыйдә”сен кире какты.

Бу - халык ышануы гына. Өлкәннәр кар әз булса, су күп була дип тә әйтә. Моны әле ничек тә булса аңлатып була. Кар тиз эресә, ташу кинәт төшә. Ә язын елгаларда суның өч көн күтәрелеп, аннан соң кими башлавы дөреслеккә туры килми. Язгы ташу, гадәттә, 5-7 көн дәвам итә”, – диде Соколов.

http://Фото: mchs.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев