Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар вафат булган

Авыр яңалыкны Лилия Муллагалиева ирештерде.

Тетрәндергеч хәбәр килеп иреште. Бүген төнлә җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар вафат булган. «Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми... Айгөлкәем, авыр кайгыңны уртаклашам, түз, җаным, сабыр бул... Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син бик күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла. Урының оҗмаһта булсын. Безне бик күп матур истәлекле фотоларга төшереп калдырдың, Линар. Рәхмәт сиңа. Син безнең йөрәктә», – дип уртаклаша Лилия. Беренчел фаразлар буенча, үлем сәбәбе - йөрәк өянәге. Соңгы юлга озату бүген 10.30 сәгатьтә 7нче шәһәр хастаханәсенең хушлашу залында була. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Мәгълүмат Матбугат сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев