Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Югары Ослан районында җиңел машина белән фура бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында килеп чыккан.

Югары Ослан районында җиңел машина Казахстан номерлары белән булган фура белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Мәскәү-Уфа юлының 763нче километрында “Лада” каршы як полосага чыгып, Казахстан номерлары белән “ДАФ” фурасына маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 48 яшьлек җиңел машина хуҗасы Казан хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт урынында 122, 8нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев