Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә Ершов урамына илтүче юлны урап узарга киңәш итә

Кичә «Әбҗәлилов урамы» тукталышы каршында юл өслегенең бер өлеше җимерелеп төшкән.

Кичә Казанның Ершов урамындагы юлда чокыр барлыкка килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә бу юлны урап узарга киңәш итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Хәзер Ершов урамында машиналар Әбҗәлилов урамына таба каршы як юлның бер полосасы буйлап хәрәкәт итә. Биредә вакытлы юл билгеләре урнаштырылган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә вакытлыча урнаштырылган юл билгеләре таләпләрен үтәргә һәм «бөке»гә эләкмәс өчен маршрутларын алдан планлаштырырга чакыра.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев