Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Юл һәлакәтендә җиде кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән

Авария кичә кич белән Фучик урамында 106нчы йорт каршында булган.

Казанда ике троллейбус белән юл-транспорт һәлакәтендә алты олы кеше һәм 13 яшьлек бала имгәнгән. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә кич Фучик урамында 106нчы йорт каршында булган. Троллейбус йөртүче 25 яшьлек ир-ат иминлек дистанциясен сайламаган һәм юл кырыенда туктаган троллейбуска килеп бәрелгән. Бәрелешкәч икенче троллейбус яктырту баганасына бәрелгән.

Һәлакәттә җәмәгать транспортында җиде пассажир имгәнгән. Алар арасында 13 яшьлек бала да бар. Зыян күрүчеләрнең башлары һәм аяклары имгәнгән. Ашыгыч ярдәм табиблары 68 яшьлек пассажирның кабыргалары сынуын ачыклаган.

Фото: Скриншот с видео из соцсетей

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X