Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Зөя елгасында боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар

Урынга тиз арада «Нептун-11» судносында коткаручылар юл тоткан.

Татарстанда Зөя елгасында боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә 112 бердәм номерына Исәк торак пункты янында күпердән ерак түгел генә ике балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән.

Урынга тиз арада «Нептун-11» судносында коткаручылар юл тоткан. Алар килгәндә балыкчылар инде бу урында булмаган. Шалтыратып хәбәр итүченең сүзләренчә, ир-атларны шул тирәдән үтеп барган кешеләр коткарган, шуннан соң балыкчылар, административ җаваплылыктан котылу өчен, бу тирәдән качып китү ягын караган.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев