Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Эшмәкәрләр! Сезне 27 майда 15.00 сәгатьтә “Карпат”та көтәбез

    Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сез матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял итә дә беләсез.

    27 май көнне 15.00 сәгатьтә Лесхоз бистәсенең "Карпат" ял итү урынында эшмәкәрләрнең традицион бәйрәме - спартакиадасы - үткәрелә.

    Программада: төрле спорт ярышлары, милли уеннар, конкурслар, үзешчәннәр чыгышы. Бәйрәмдә җырчы Фирдүс Тямаев катнаша һәм үзенең иң матур җырларын бүләк итә. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итәчәк.

    Спартакиадада билет алган һәркем катнаша ала. Чараны үткәрү чыгымнарын барлау өчен билетларны 25 май көненә Байлар Сабасы, Г.Закиров урамы, 54 йортта урнашкан ФРГ кибетеннән алып бетерүегез сорала.

    Эшмәкәрләр! Сезне 27 майда 15.00 сәгатьтә "Карпат"та көтәбез.

    Оештыру комиссиясе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: