Саба таңнары

300 авылдашыбыз кулына корал тотып сугышка киткән һәм бары 118 генә әйләнеп кайткан

Килдебәк авыл җирлегендә дә сугыш кагылмаган гаиләләр юктыр. 300 ләп авылдашыбыз кулына корал тотып сугышка киткән һәм бары 118 генә әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит-ят җирләрдә ятып калды. Ә тылда калган әниләр, апалар, хатыннар көнне - төнгә ялгап, барысы да Җиңү өчен дип яшәделәр, эшләделәр, балалар үстерделәр. Бүгенге көнгә Килдебәк...

Килдебәк авыл җирлегендә дә сугыш кагылмаган гаиләләр юктыр. 300 ләп авылдашыбыз кулына корал тотып сугышка киткән һәм бары 118 генә әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит-ят җирләрдә ятып калды. Ә тылда калган әниләр, апалар, хатыннар көнне - төнгә ялгап, барысы да Җиңү өчен дип яшәделәр, эшләделәр, балалар үстерделәр.

Бүгенге көнгә Килдебәк авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз калмады. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Авылыбызның горурлыгы Тимергалиев Корбангали Тимергали улы турында тирәнрәк тукталып китәсебез килә.

Мәктәбебезнең балалар оешмасы Дан орденнарының тулы кавалеры , авылдашыбыз Корбангали Тимергалиев исемен йөртә. Безнең эзтабар һәм варисларыбыз да аның кебек кыю, батыр, үрнәк булырлык шәхес булу өчен тырышалар , аның белән горурланалар.

Мәктәбебезнең фойесында " Килдебәк урта мәктәбендә 1931-1938 елларда Дан орденнарының тулы кавалеры Корбангали Тимергали улы Тимергалиев укыган" -дип язылган мемориаль такта куелган.

Тимергалиев Корбангали Тимергали улы Килдебәк авылында 1924 елда туган. Килдебәк мәктәбендә белем ала. Сугышка киткәнче бригадир булып эшли. Сугышның беренче көннәреннән үк үз-үзен аямыйча көрәшә. Днепр өчен барган көрәшләрдә пулеметчы Тимергалиевка беренче "Дан ордены" бирелә.

Реклама

Совет солдатлары илебезне илбасарлардан азат иткәч, безнең гаскәрләр Польшада да фашист гаскәрләре белән аяусыз сугышлар алып баралар. Варшава өчен көрәшләрдә күрсәткән батырлыклары өчен Корбангали Тимергалиев икенче "Дан ордены" белән бүләкләнә.

Кыю солдат Тимергалиев Берлин өчен барган сугышларда ике иптәше белән 16 немец солдатын пленга алып, кыйммәтле материаллар кулга төшерәләр. Ул өченче "Дан ордены" белән бүләкләнә.

Сугыш бетә. Җиңү яулап сугыштан кайтканнан соң, 1948 елда Корбангали абыйны Мәскәүгә төзүчелеккә укырга җибәрәләр. Укып кайткач, ул Әлмәттә прораб булып эшли. Әлмәт якларында нефть чыга башлагач та ул читтә калмый. Тырыш хезмәте өчен Корбангали Тимергалиев Коммунистик Хезмәт ударнигы исеме һәм СССР нефть промышленносте отличнигы исеменә лаек була.

1966 елдан Корбангали абый КПСС сафларында, шулай ук күп еллар Әлмәт шәһәр советында депутат булып сайлана. Ул актив хезмәт эшчәнлеге алып бара. Корбангали Тимергалиев Әлмәт шәһәрендә мәңгелек ут һәм сугышта һәлак булганнарга һәйкәл салуда катнашкан. Шулай ук Саба районы Килдебәк авылында да (5-25 июнь 1981 ел) обелиск ачуны оештыручы һәм аңа нигез салучы да Корбангали абый була.

Обелиск безнең якты тормышыбыз өчен һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган. Авылыбызның нәкъ уртасында, мәдәният йорты бакчасында "Җиһан яшәргән мәл" Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан (1990 елның 9 май көнендә) Корбангали Тимергалиевка бюст куелды. Һәр елны Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм митингы аның янәшәсендә уза.

Безнең укучыларыбыз, тимурчылар, эзтабар һәм варислар бюст һәм обелиск тирәләрен һәрвакыт карап, чистартып торалар. Чәчәкләр һәм веноклар салалар.

Бөек Җиңүгә 70 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбе Корбангали Тимергалиев исемендәге балалар оешмасы, аның активистлары.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: