Саба таңнары

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән т әбрик итәбез. Әле чагыштырмача яшь бу истәлекле көннең мөһимлеген яше түгел, ә сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек бу- лышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту...

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр! Һөнәри бәйрәмегез
белән барыгызны да ихлас күңелдән т әбрик итәбез. Әле
чагыштырмача яшь бу истәлекле көннең мөһимлеген
яше түгел, ә сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән
гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәп белән авыр
хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек бу-
лышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту өчен
күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек
кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Шуңа күрә әлеге
хезмәттә күңел кушуы буенча гына эшләргә мөмкин. Баш-
калар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче
бирә белгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Социаль өлкәдә
эшләүнең бетмәс-төкәнмәс энергия, көч, сабырлык,
кешеләрне чын ярату соравын һәркайсыбыз яхшы аңлый.
Шундый кайгырту булганда халык киләчәккә ө мет белән
яшәр. Игелекле һәм мәрхәмәтле эшегездә сезгә иҗади
уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: