Саба таңнары

85 ел дәверендә Саба районы белән җитәкчелек иткән КПСС райкомының беренче секретарьләре һәм хакимият башлыклары

Гомәр Шаһимәрдан улы Шагов (август 1930 ел. - июнь 1931 ел. 1895 елда Әтнә районының Шашы авылында туган. Сабадан киткәч, Аксубай районында райком секретаре була. 1937 елда террорчылык төркемендә гаепләнеп, кулга алына, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1945 елда тоткынлыкта вафат була.

Галимҗан Кәрим улы Кәримов (июнь 1931 ел - март 1934 ел)

Салих Хафиз улы Моратов (март 1934 ел - март 1935 ел). 1896 елда Менделеев районында туган. 1937 елда ТАССР прокуроры урынбасары булып эшләгәндә 1937 елда кулга алына. 1938 елның 9 маенда утып үтерелә.

Әхәт Муфазал улы Әхмәтов (март 1935 ел - март 1936 ел). 1898 елда туган. 1938 елда атып үтерелгән.

Шәрәф Җәләй улы Җәләев (апрель 1936 ел - октябрь 1937 ел)

Сабир Шакир улы Шакиров (ноябрь 1937 ел - август 1947 ел).

Ул җитәкчелек иткән 1938-1947 еллар, мөгаен, иң авыры һәм җаваплысы булгандыр һәм безнең район өчен генә түгел. Сабир Шакировка кырыс репрессияләр һәм Бөек Ватан сугышы еллары туры килә.

Заман Кәрам улы Кәрамов (август 1947 ел - июль 1952 ел)

Шәйхи Миннулла улы Фәйзуллин (июль 1952 ел - июнь 1956 ел)

Вәли Минһаҗ улы Минһаҗев (июнь 1956 ел - ноябрь 1958 ел). Ул бик гади, абруйлы, үзенә һәм башкаларга таләпчән җитәкче булып таныла. Авылларда олыларга гына түгел, балаларга да исемнәре белән дәшә торган була.

Реклама

Фарук Абдулхак улы Садыйков (ноябрь 1958 ел - октябрь 1959 ел). Ул елларда авыл хуҗалыгы, аерым алганда терлекчелек үсеш ала. Социаль өлкә, мәдәният турында кайгырту арта. Авылларда клуб, китапханәләр, кибетләр төзелә. Ф.Садыйков үзешчән сәнгатьне үстерүгә игътибар бирә, бу эшкә районның танылган композиторлары Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннарны җәлеп итә. Аннан соң Татарстан өлкә комитеты секретаре була.

Габбас Кыям улы Гыйматдинов (ноябрь 1959 ел - март 1962 ел). Чирмешән районының Туймәт авылында туган. Татарстан җирендә якты эз сызып, мәгърур исеме халык күңелендә уелып калган шәхес. Аны, Сабада эшләгән елларын яхшы белүчеләр хөрмәт белән искә ала. Социалистик Хезмәт Герое. Сабадан киткәч 22 ел Нурлатта легендар райком секретаре булып таныла. 1996 елда Нурлатта вафат булган, шунда җирләнгән.

Азат Кәбир улы Кадыйров (апрель 1962 ел - декабрь 1962 ел).

Үзбәк Садыйк улы Закиров (гыйнвар 1963 ел - июль 1974 ел).

Әләметдин Җамалетдин улы Камалов (август 1974 ел - ноябрь 1983 ел).

Илдус Нигъмәтулла улы Нигъмәтуллин (декабрь 1983 ел - март 1990 ел).

Мансур Минзариф улы Газизов (апрель 1990 ел август 1991 ел).

1992-1997 елларда районга Фәрит Гыйльметдин улы Гыйльмиев җитәкчелек итә. Ул елларда төзелеш, газ кертү, юлларга асфальт җәю эшләре зур күләмнәрдә алып барылды.

1997-1999 елларда район хакимияте башлыгы булып Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов эшли.

1999 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Саба муниципаль районы башлыгы булып Рәис Нургали улы Миңнеханов эшли. Шушы чорда районда күп үзгәрешләр булды, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру максатында колачлы эшләр башкарылды. Соңгы ун ел эчендә Сабада 170940 квадрат метр йорт салынды. Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм солдат толлары торак белән тәэмин ителде, тузган авария хәлендәге торак фондтан күчерүнең республика программасы нигезендә йөздән артык гаилә торак шартларын яхшыртты. Сигез елда районыбызда 9 мәктәп, 8 мәдәният йорты, ФАПны, балалар бакчасын үз эченә алган иҗтимагый үзәкләр, спорт корылмалары төзелде. Барысы 220 километрдан артык автомобиль юлы асфальтланды, 20дән артык торак пункт асфальт юл белән тоташтырылды. Бу барлык мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды. Соңгы өч елда районда полициянең участок вәкаләтлеләре, ветеринария табиблары өчен йортлар төзелә.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: