Саба таңнары

Ак чәчәкләргә тиң гомер

Фельдшер, ир хатыны, ана. Ә исеме нинди әле - Гөлшаһидә. Шуңа күрә Яңа Мичән медпункты мөдире Г.Зәйнетдинова белән очрашкач сүзне: "Телевизордан күрсәтелгән "Ак чәчәкләр" киносын карый алдыңмы соң?" дигән сораудан башладым.

-Үземнән бигрәк әниемнең карый алмавына көенәм ул фильмны,- диде Гөлшаһидә.- "Ак чәчәкләр" китабы әни миңа авырлы вакытта чыккан. Әни Әбсәләмов романын укыгач, кызым туса, Гөлшаһидә кушар идем дип әйтә торган булган. Фәрештәләрнең "амин" дигән сәгатенә туры килгәндер иде. Аннан соң авылда кечкенә чакта да, Казанда 9 белән 10ны интернат-мәктәптә укыганда да, исемемне күздә тотып, син врач булырсың әле, дип әйтәләр иде.Табибәгә үк күтәрелмәсәм дә, авылда врач булып саналган фельд­шер һөнәрен сайладым. Ка­зандагы училищеларда шәф­кать туташлары, фармацевтлар гына әзерлиләр иде ул вакытта. Шуңа күрә мин укырга Буага китеп бардым. Практикага инде Сабага кайттым.Авылларда фельдшерлар җитмәгән чор ул, уку йортларында эшкә билгеләп җибәрү вакыты. Шуңа күрә шушы белгечлекне үзләштерүемне белгән Зөфәр Фәсхетдинович мине районга сорап алды. Озак та үтми, хирургия бүлегендә эшли башлаган җиремнән мине өч ай бикле торган Яңа Мичән пунктына җибәрделәр. Шулай итеп, Мишәбаш кызына шушы авылда бөтенләйгә калырга язган булып чыкты. Эшли башлаганга озакламый 30 ел була.

"Фельдшер - аяксызның аягы, сукырның күзе, бала­ның таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки бикләнгән кешенең теле",- дигән ак халатлылар һөнәре теориясенә нигез салучы Вирджиния Хендерсон. Гөлшаһидә дә 30 ел эчендә шушы рольләрне күп башкарды дисәң, арттыру булмас.

Кеше гомере кыл очында торган санаулы минутларда тиешле ярдәм күрсәтеп, үлем тырнагыннан йолып калган авырулар белән бәйле вакыйгалар, йөкле аналарны "Беларусь" тракторында хастаханәгә алып барып җиткергән чаклар аның хатирәләр сандыгында саклана. Ана булу - олы бәхет. Шатлыклы аналарның рәхмәтен ишетү - куаныч. Гөлшаһидә рәхмәт сүзләрен күп ишеткән, күпләрне аякка бастырган кеше. Фельдшер кайсы йортта нинди тормыш барганын башкалардан яхшырак белә. Социаль яктан авыр хәлле, тулы булмаган гаиләдә туган балаларны күреп, үзеннән өлеш чыгарган вакытлары да күп булган аның. Дүрт ел урын өстендә яткан каенанасын, аның 102 яшендә вафат булган әнисен тәрбияләп, аларның гомерен озайткан. Күршесендә олыгайгач сукырайган, 92 яшькә кадәр яшәгән Тәгъзимә әбисенең "күзләре" булып, аны үз гаиләсенә сыендырган. "Күрми башлагач, 6-7 ел яшәде, кышны-язны бездә чыга иде",- ди шәфкатьле медик. Хәзер 89 яшьлек каенатасы - Ватан сугышы ветеранын тәрбияли. Ул бүген 300гә якын, шул исәптән 17 яшькә кадәрге 53 кеше сәламәтлеге са­гын­да тора, зарурлык туганда аларга беренче медицина ярдәме күрсәтә. Фельдшер авыруның күңеле турында да кайгырта.

- Табиб кушкан процедураларны үтәгәндә чирле кешегә якты йөз күрсәтсәң, ихлас сөйләшсәң, аны кур­кулардан, күңелсез уйдан аралап була. Шулай да сәламәтлегебез үзебезнең кул­да. Башта кешеләргә да­ру­ларга тотынмаска, күб­рәк хәрәкәтләнергә, үләннәр бе­­лән дәваланырга киңәш итәбез,- ди ул.

Шигъри җанлы Гөлшаһидә ханым (аның сүзләренә язылган "Авылым - Мишәбашым" җыры авылдашы Булат Шәрипов башкаруында радиодан еш яңгырый) Ришаты өчен акыллы, уңган хатын булса, балалары Лилия, Алисә, Гөлдания һәм Алмазга иң яраткан кадерле әни дә. Ике кызы үзе юлыннан китеп, Казан хастаханәләрендә эшли. Гөлдания банк хезмәткәре булырга әзерләнә, уллары мәктәптә укый. Аларның киләчәкләре дә әниләре язган җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: