Саба таңнары

Аракы бәхет китерми

Быелгы Сабантуйлары да үтеп китте. Җәй җитеп, халык бәйрәмгә әзерләнә башлау белән, безнең гаиләне курку биләп ала иде. Күршеләргә, таныш-белешләргә күп булып кунаклар кайта.

Ә без өйгә керергә дә куркып йөрибез. Сәбәбе шул - исереклек. Бирнә җыйган чакта ачы бал эчеп исергән абыебыз ни генә кыланмый, шуңа без бәйрәмнәрне куанып көтмәдек.
Хәзер дә Сабантуйда исерек кеше күрсәм, дерт итеп куям. Исерек туганым кайсы яктан гына килеп чыгар, дим. Бу курку канга, күңелгә сеңгән. Шулай булмаса абыйның хәзер бер йотым аракы капмваын белә торып та, куркып йөрмәс идек. Шөкер, илле яшен тутыргач, аракыны ташлады. Сабантуйда бер бабайның:

- Хәзер Сабантуйлар күңелле түгел. Элек авылларда исерекләр күп була торган иде, алар белән кызык иде, - дигән сүзләрен ишеткәч, кабат балачакка кайттым. Ә бабай көлә-көлә үзенең яшьлектә калган чакларын искә төшереп сөйли:

- Бервакыт Түбән оч Галәү ләх исергән. Өч баласы белән хатыны нишләтеп кенә карамыйлар үзен. Аягына бастыралар гына, бер адым да атлый алмый егыла. Мәйдан бетте. Аны калдырып та кайта алмыйлар бит. Балалары читенсенә башлады. Минем парторг (?) булып эшләгән еллар бу. Читтән күзәтеп торам, үзе бер әкәмәт, берзаман үрмәли үк башлады. Көтүдән сарык бәтие кайтамени, хатыны, балалары артыннан үрмәли. Менә шундый кызыклар була торган иде.

Пөхтә, ак сакаллы бабай сөйләгәндә, Галәүне машинама утыртып өенә кайтарып куйдым, дигән сүзләрне көттем. Юк, ул аны читтән кызык итеп күзәтеп кенә торган булып чыкты. Кая инде, парторг кеше исерек белән бәйләнешсен. Мәйданда исерек булу кемгәдер кызык тоелса да, аның балалары, гаиләсе, якыннары өчен хәсрәт ул. Түбәнлеккә төшкән кешедән көлү, совет заманында парторг дәрәҗәсенә күтәрелгән абзыйны гына түгел, һәркемне түбәнлеккә төшерә.

Без гаиләдә өч малай бер кыз үстек. Әтиебез дә бик холыксыз, аракы эчәргә ярата иде. Әниебездән бик көнләште. Миңа унике яшь вакытта, әниемне бик каты кыйнап, кан басымы күтәрелгәч, күрше авылдагы участок булнисенә салдылар. Кич белән табиблар кайтып киткәч, әни ята торган палатаның тәрәзәсен ватып кереп, әнине пычак белән чәнчеп чыккан. Юлбарыстай ярсыгын әтине чак тыйганнар. Әнигә катлаулы операция ясадылар, әтине төрмәгә утырттылар. Җәйге Сабантуй вакытлары иде ул мәшхәр көннәре. Авыл халкы ул хәлләрне дә сөйләте. Кемдер әнине кызганып, хәленә керергә тырышты, ярдәм кулы сузучылары да булды. Кемдер әтине, ай-яй хатынын бигрәк ярата инде, булнистә яткан хатынын да пычак тотып саклый, диеп көлде. Самими, бер гөнаһсыз балалар күңеленә болар таш булып кереп урнашты.

Без дә үсеп җиттек. Олы абыебызның гына тормышы барып чыкмады. Башта өйләнми йөрде. Утызны бишкә җиткәндә бер балалы хатын белән яши башлаганнар иде, озак тора алмадылар, аерылыштылар. "Ник өйләнмисең?", дигәнгә:

- Әнинең интегеп яшәгәнен күреп үстем, үзем дә эчүне ташлый алмыйм. Исерек баштан минем дә әлләнинди начарлыклар эшләп ташлавым бар, ялгыз яшәсәм яшим, өйләнмим, - диде. Шуңа күрәдер инде, хатыны белән дә озак яшәмәделәр. Калган ике абыем эретеп ябыштыручы һәм механик булып эшләп лаеклы ялга чыктылар. Бала вакытларыннан гыйбрәт алып үскәннәрдер инде, шөкер, аракыны авызларына да алмадылар.

Сабантуйда авыл агаеның исерекләр барында кызык иде, хәзер күңелле түгел, дигән сүзләре шушы юлларны язарга этәрде. Исерекле тормыш беркемгә дә кызык түгел ул, ул гыйбрәт. Аның беркемгә дә бәхет китергәне юк.

Гөлфия Сәгыйрова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 13:19
    Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең ВИДЕОСЫ
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
Ночной режим