Саба таңнары

Авыл кем кулына кала

Майның ямьле көннәрендә авылда яшәп алырга туры килде. Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Хуш исләр, саф һава тәнгә-җанга рәхәтлек бирә. Бигрәк тә шәһәр кешесе өчен тансык мизгелләр. Тик авылда табигатьнең матурлыгын күрергә генә вакыт җитми.


Авыл кешесе өчен үтә дә җаваплы чор. Бөтен эшне берь­юлы башкарырга кирәк. Бәрәң­гесен, яшелчәсен карарга ди­гәндәй. Кемдер чеби, кемдер үрдәк-каз бәбкәсе алган. Аларны бертуктаусыз ашатырга кирәк. Эшләгән кешенең мәшәкате дә күп була инде аның. Шуңа да үзе булдырган сый-нигъмәтләре өс­тә­леннән ел буе өзелми. Экологик яктан чиста ризык ашыйбыз әле дип сөенүләренә гаҗәп­ләнмибез, чөнки бу чыннан да шулай.

Көтү бетте

Авылда көтү чыкмый башлады. Узган ел җәй башында тугыз сыер көтүгә чыга иде. Кеше яши торган һәм буш калган йорт-нигезләрнең җәмгысын кушып исәпләгәндә дә туксанлап йорты булган Саба районының Кече Кибәче авылы өчен бик кечкенә сан бу. Тугыз көн саен көтү килеп җитә иде. Ә быел бөтенләй туктады. Сарык көтүе беткәнгә дә шактый. Сарык түгел, сыер да асрыйсы килми кешенең хәзер. Хәер, араларында 6-7 баш сыер малы тотучылар да бар. Тик көтүгә генә чыгармыйлар. Сәбәпләре төрле. Төп сәбәп - көтүгә чыгар кеше юк. Бүген 55-65тәге абый-апаларның мал артыннан чабарлык аяклары калмаган. Ә өйдә көтү көтәрлек башка кешене табып булмый. Яшьләрнең күбесе шәһәргә киткән. Авылда кал­ганнарының да - үз эше. Иртән чыгып китә, кич кайта. Ай ярымга 30-40 мең сум акча алып кайтучы яшь егетләргә синең сыерың кирәк түгел инде. Килен дә терлек абзарына чыкмый. "Әни, авыр булса, сыерны калдырма. Калдырсаң, печәнгә-саламга акча бирәбез", - ди алар. Бер сыерны да асрау шактый кыйммәткә төшә бүген. Бөтенесен саный башласаң, әзер ит сатып алуың яхшырак дип уйлыйсың. (Бө­тенебез дә шулай уйлый башласа, ул итне кем генә сатар икән соң?!) Яшьләр бүген абзар тутырып мал асрап яшәргә җыенмый. Кемдер төзелештә акча эшли, кемнеңдер үз бизнесы бар яки кемдәдер хезмәт куя. Әмма терлек абзарына гына чыкмый.

Авылда эш юк

Авыл җирлегендә яшьләргә эш булмавы хакында сөйләү бүген яңалык түгел. Шунысы гаҗәп: заман алга бара, кешелек тормышында яңалыклар җи­тәрлек, әмма бу хәл авыл хуҗалыгына гына кагылмый. Бүген авыл терлек асрап, иген чәчеп кенә яши алмый. Шулар янәшәсендә бизнес-проектлар, производстволар, авыл хуҗа­лыгына караган эш төрләре дә булырга тиеш бит инде. Зур авылларда, ичмасам, бер генә булса да җитештерү цехы ачу турында уйларга кирәк. Заманында бездә колбаса ясау цехларына кадәр оешкан иде, ди кибәчеле­ләр дә. Тик кайда соң алар?


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эше бү­ген авылга йөз белән борылып, стратегик чаралар уйлап табу булырга тиеш, минемчә. Бездә бит һәртөрле инновацион проектлар гамәлгә ашырыла, менә шуларны авылга таба да юнәлтеп булмасмы? Авылга да заманча проектлар кирәк. Күз алдыгызга китерегез: 70тән узган күрше Габдерәүф абзыйның тракторы да, җире дә, яңа чит ил машинасы да, әрсезгә йөри торган "Ока"сы да, сыерлары, үгез-бозаулары, сарыклары, өйдә әкренләп хатын-кыз эшен барлап торырга хатыны да бар.


Бу - аларның тормышы. Әмма алар янәшәсендәге яшьләрнең бер­нәрсәсе юк яки берсе булса да, калганы юк. Иң гаҗәбе - өлкәннәрдәге кебек яшьләрдә эшкә мөнәсәбәт юк. Миңа калса, республика күләмендә авыл яшьләренә аерым сәясәт булдырырга кирәк. Ә бит бездә менә дигән итеп эшли белүче егетләр дә, кызлар да җитәрлек, аларга мөмкинлек һәм эш бирергә кирәк. Югыйсә барысы да тагын әби-бабайлар кулына кала. Авылга кайтырга барыбыз да яратабыз бит...

"Ватаным Татарстан", /№ 81, 11.06.2015/

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: