Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бер ялгызың бер авылда яшәп буламы?

    Тугыз йортлы Түлешкә авылы район үзәгеннән ун-унике чакрым ераклыкта. Биредәге бердәнбер йортның хуҗасы Мансур Хәйруллинның бакча янәшәсендә чапкан үлән-кычытканнарны җыеп йөргән чагы иде. Күңеле булды картның. "Шахта" көен сузып җибәрде. - Болынга чыгып печән дә чабам әле. Гомер буе су коендым, әле үзем дә инешне бөяп куйдым. Аннан соң беләсеңме,...

    Тугыз йортлы Түлешкә авылы район үзәгеннән ун-унике чакрым ераклыкта. Биредәге бердәнбер йортның хуҗасы Мансур Хәйруллинның бакча янәшәсендә чапкан үлән-кычытканнарны җыеп йөргән чагы иде. Күңеле булды картның. "Шахта" көен сузып җибәрде.

    - Болынга чыгып печән дә чабам әле. Гомер буе су коендым, әле үзем дә инешне бөяп куйдым. Аннан соң беләсеңме, сеңлем, башкаларга да әйт әле, Иван-чәй дигән үлән бик файдалы, гел шуны эчәм. Картайтмый, көч кертә. Топинамбур бәрәңгесен яхшылап юам да, угычтан кырып, көнбагыш мае салып ашыйм, ул да файдалы, - дип, киңәшләрен бирә-бирә, хуҗалыкка озатты җитмеш биш яшьлек карт.

    Абзар-кура, бакча ялт иткән. Ишек алдында үрдәк бәбкәләре ияртеп ата каз йөри. Чылбырдагы эткә караганда усалрак булып чыкты ул. Усал ысылдап, хәйран үткәрми торды эчке якка. Капка төбендә чылбырлы кое җырлап тора. Мал-туарга, яшелчәгә сибәргә, юарга-җыярга да суны шуннан алалар. Эчәр суны чишмәдән ташыйлар. Авыл шулкадәр матур. Биредәге яшел гүзәллек күзләрне иркәли. Тау итәгендә яшь чыршылар үсеп килә. Унынчы елгы корылык та кагылмаган үзләренә. Кып-кызыл булып җиләк өлгергән. Әмма бу ямьгә хозурланып яшәргә авылда бер хуҗалыктагы Мансур, Хаҗинур, Флоридтан кала башка кеше юк. Мансур абый Зөләйха апа белән өч бала үстергән. Кызлары Зөмәрә Казанда гаиләсе белән яши. Зөләйха апа җиде ел элек вафат булган.

    - Башка авылга барсам, һава җитми миңа, үзебездә рәхәт. Шәһәрдә дә яшәп карадым. Сиксән өченче елда Казанга чыгып киткән идем, эшләмәгән эш калмады, алты ел сигезенче маршрутта трамвай да йөрттем, аннан соң авылыма әйләнеп кайттым. Ил-көн яңалыклары белән танышып барам. Гәҗитләрне күп алдырам, Шыңардан барып алам. Әти дә күзлексез укый әле, - дип сөйли Хаҗинур Хәйруллин.

    Мансур абый әйтүенчә, сугыш чорында 24, соңрак 18 хуҗалык булган. Элек монда ат, үрдәк, куян фермалары гөрләп торган, хатын-кызлар яшелчәлектә кыяр, кәбестә үстергәннәр. Кибете, мәктәбе булмаган бу авылда җәй көннәре ямьле үтсә дә, кышларын уңайсыз, күңелсездер тоела миңа. Ләкин, алда әйткәнемчә, бер генә дә зар сүзе ишетмәдем мин Хәйруллиннардан. Хаҗинур абыйның тынгысызлыгы, яшәү сүнеп барган авылдан да ямь эзләргә тырышуы соклангыч. Чыжлатып кына чәен кайнатып алды, газ плитәсе өстендә хуш исләр чыгарып ашы кайный. Ул арада безне кул эшләре белән таныштыра.

    - Беренче җиһаз - өстәлне җиденче класста укыганда пычак белән юнып ясадым. Ул чакта утын балтасыннан кала, бер эш коралым да юк иде. Безнең укытучыбыз Миңнулла абый Хөснуллин бик әйбәт кеше иде, агач эшенә шул өйрәтте, - дип укытучысын да искә алды.

    Хаҗинур абый менә шулай балачактан үзлегеннән эшкә өйрәнеп, һөнәрле була. Бүген дә тәрәзә-ишекләр, кәрнизләр ясап күрше авыл халкын шатландыра.

    Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

    Замирә Сәмигуллина.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: