Мәртеннең иң сөйкемле баласын ачыкладылар

Авылыбызда күмәк өмәләр һәм мәдәни чаралар бәйрәмнәрдән тыш та узып тора.
Әйтик, соңгы атналарның ял көннәрендә ир-егетләр җыйналышып зиратыбызны чистату белән мәшгуль булдылар. Авылдашлар ярдәме белән җыйналган акчага яңа өй ясап кую өчен бердәм эш башкарылды. Аның өчен җәйдән үк кирпече, комы, калае барлап куелган иде. Алга таба искергән коймаларын тимер челтәр белән алыштыру турында сүз бара. Мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерүгә хезмәте кергән һәркемгә әҗер-саваплары мулдан булсын диясе килә.
Мәдәни чараларның чираттагысы 9 ноябрь көнне "Сөйкемле бала" дигән исем астында үтте. Бәйгедә 6 бала зирәклек, җитезлек, тапкырлык буенча көч сынаштылар. 8 турдан торган бәйге моңлы җырлар, дәртле биюләр, кичәнең темасына туры китереп язылган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Балаларга "Иң сөйкемле", "Иң җитез", "Иң тапкыр","Иң зирәк", "Иң өлгер", "Иң моңлы" дигән исемнәр бирелде. Матур итеп җырлавы белән Илсаф Шәмсетдинов үзенә җәлеп итсә, өлгерлектә Сәйдәш Хафизовка тиңнәр булмады. Сөйкемле бала булып Әдилә Вәкказова танылса, җитезлектә (ягъни скакалкада сикереп иң күп очко җыюда) Фәнзилә Ганиева беренче булды. Тапкыр һәм зирәк балалар булып Муса Шәмсетдинов һәм Фәйрүзә Ганиевалар танылды.
Кичә ахырында хор белән "Кояш гомере телим" дигән җыр башкарылды. Каникул вакытында балаларның ялын җанландырып җибәргән клуб мөдиребез Рәсимә Хафизовага эшендә уңышлар теләп, алга таба да мондый чараларның кирәклеген җиткердек.
Гүзәлия Ганиева,
Мәртен авылы.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 16:08Россиядә бер тәүлек эчендә 120 урман янгынын сүндергәннәр Россиядә урман янгыны хезмәтләре тарафыннан бер тәүлек эчендә 120 табигый янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Бу хакта «Авиалесоохрана» федераль бюджет учреждениесе хәбәр итә.10800
-
15 май 2022 - 13:07«Балага агу эчерткән». Бер фатирда әнисе һәм үсмер улы үлгән Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә ике кеше үлгәннән соң, җинаять эше ачылган. Фаҗига 12 майда булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.11000
-
15 май 2022 - 11:14Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары янә арта башлады Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары, җиде атна кимегәннән соң, янә арта башлады. Шул ук вакытта, үлүчеләр саны азая. Бу хакта «Российская газета» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.19700
-
15 май 2022 - 09:0615 майга һава торышы 15 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +15..+20˚ градус.12700
-
15 май 2022 - 08:2815 май- Халыкара Гаилә көне Россиядә 2022 елда Халыкара Гаилә Көне 15 майда билгеләп үтелә һәм 29 тапкыр уздырыла.14900
-
14 май 2022 - 21:37Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат 75 нче яшендә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Танылган җырчының йөрәге кичке җидедә туктаган. Әлеге хәбәрне аның хатыны Светлана Ибраһимова раслаган.16800
-
14 май 2022 - 16:17Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр. Саклану чаралары турында «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлаттылар.17400
-
14 май 2022 - 14:58Балкон ишелгәндә фатир хуҗабикәсе һәлак булган Воронеж шәһәрендә балкон ишелгәч, бер хатын-кыз һәлак булган.15400
-
14 май 2022 - 14:4315 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның " Күз нурларым" спектаклен кабатлап күрсәтте. Тормышчан театрны карарга районыбызның яшь гаиләләре, егетләр-кызлары, гомумән, яшь буын чакырылган иде.18900
-
14 май 2022 - 13:59Тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган сабалыларга Президент рәхмәт белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт сава башлаган Саба хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Котлау сүзләрен Татарстан җитәкчесе Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район хезмәтчәннәре исеменә телеграмма итеп юллаган.14700
-
14 май 2022 - 10:55Хөрмәтле Байлар Сабасы халкы! Ремонт эшләренә бәйле рәвештә, 14 май көнне сәгать 09:30 дан 16:00 га кадәр Сосновая, Солнечная, Пушкин, И.Башкиров, А.Кәримуллин, Жиңүнең 55 еллыгы, З.Хәбибуллин урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.13500
-
14 май 2022 - 10:08Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм 13 май көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Шәйхетдинова А.И. катнашында, Халыкара гаилә көне уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм оештырдылар.19100
-
13 май 2022 - 16:00Единый налоговый счет - здоровый расчет по налогам Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.24300
-
10 май 2022 - 20:22Сугыш каһарманы, 102 яшьлек Хаҗиәхмәт абый Әлмиев белән интервью
-
8 май 2022 - 22:06Пүкәл авылында һәйкәл ачылышы
-
2 май 2022 - 21:08Сәхифәбез ”Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана
-
1 май 2022 - 08:15Сабайда йомырка жыю йоласы балаларны шат итте
-
13 май 2022 - 09:09Фаҗига: күпбалалы ана каз бәбкәләре алырга дип юлга чыккан булган 10 май иртәсендә Уфа-Яңавыл юлының 133нче километрында Renault Sandero белән Skoda Rооmster бәрелешкән. Авариядә 5 кеше һәлак булган.98900
-
13 май 2022 - 15:11Хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында волейбол буенча Саба районы Чемпионаты тәмамланды [нәтиҗәләр+фото] Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Фәнис Вәлиев катнашты.37900
-
14 май 2022 - 07:27Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды 2022 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр Анапада мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.33400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика