Саба таңнары

Бу чир турында белү кирәк

24 март - Туберкулезга каршы бөтендөнья көрәш көне. Моннан 2500 ел элек Гиппократ "Барлык авырулар һава белән тарала. Һава безгә тормыш бирә, һава ук чирләр дә китерә" дигән.

Шуннан соң да туберкулезның таралуы сәбәпләрен ачыклау өчен 2000 ел кирәк була әле. Медиклар әлеге чир кешенең үзеннән дә картырак дип раслый. Аның белән хайваннар да авырый. Кешеләр арасында чирне таратучы булып үпкәсеннән какырыгы белән туберкулез бациллалары бүлеп чыгаручы авыру санала. Микобактерияләр күпчелек очракта сулыш юллары аша үтеп керә, шулай ук инфекцияле сөт эчкәндә дә яисә тиредәге җәрәхәт аша (әйтик, туберкулезлы сыер сауганда), үбешкәндә, кешедән тәмәке төпчеге алып тартканда да йогышланырга мөмкин. Микобактерияләрне чебеннәр, тараканнар, шулай ук кайбер талпаннар да тарата.

Туберкулез таякчыклары юеш, караңгы биналарда еллар буе сакланырга сәләтле. Бигрәк тә орга­низмының саклау барьерлары көчсезләнгән кешеләрнең аның белән йогышланган­нан соң авырып китү ихтималы зур. Бу чиргә диабет, гипертиреоз белән авы­ручылар, ашказаны җә­рә­хәте булганнар, катлаулы операция кичергәннәр, аборт ясатканнар тизрәк бирешә. Яшь тә роль уйный. Кеше тормышының беренче елында туберкуле­з аеруча куркыныч: йогыш­лану чиргә әйләнергә мөмкин. Шулай ук гормональ үзгә­реш­ләр башланган 13-16 яшь­­ләрдә дә организмның авырулар­га каршы торучанлыгы кими (үсмерләр туберкулезы шуның бер чагылышы). Олыгая барган саен микробактерияләргә шактый тотрыклы иммунитет формалаша һәм картайгач организм янә какшый башлый. Шуңа күрә актив "өлкәннәр туберкулезы" авыр уза.

Реклама

Туберкулез төрле нерв һәм эндокрин системалары, эч куышлыгы авырулары, йогышлы чирләр кебек узарга мөмкин. Озакка сузылган грипп, үпкә ялкынсынуның кабатлануы, хроник бронхит, күз, буыннар авырту дөрес диагноз куюны катлауландыра.

Кече һәм мәктәп яшендәге балаларда авыруны теберкулин диагностикасы ысулы белән ачыклыйлар. Манту һәм Диаскинтест реак­­цияләре чирне башлангыч чорында, әле рентгеннан караганда сизелерлек үзгәрешләр күренмәгәндә үк белергә ярдәм итә. Олылар өчен (15 яшьтән соң) флюорография тикшерүләре зур профилактик әһәмияткә ия. Бер-ике рәсем төшерү өчен кирәкле нурланыш дозасы тере тукымаларның биологик халәтенә зарарлы йогын­ты ясамый. Кайбер ил­ләрдә мәҗбүри флюорография тикшерүләре турында кырыс декретлар кабул ителгән. Әйтик, Австриядә тикшерү узмаган өчен 200 доллар штрафка тартырга яки 8 айга төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Туберкулезга каршы прививка - хәзерге вакытта профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы. Беренче вакцина бала тудыру йортында ук ясала һәм кабат прививка 6-7 яшьләрдә үткәрелә.

Туберкулезның бөтен орга­низм­ның авыруы икәнен, беренче билгеләре күп еллар буе беленмәвен, кечкенә балаларның беренчел йогышлануга аеруча тиз бирешүчән булуын һәркем белергә тиеш. Олыларның флюорография тикшерүен даими үтүе, балаларга вакытында прививка ясау мәкерле авыруга нәтиҗәле чара булып санала.

Эльмира Усманова,

табиб-фтизиатр.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: