Саба таңнары

Буйдаклар, сез ничәү

Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең гаилә үзәге инициативасы белән 14 районда йөләнмәгән ир-атларның санын алу үткәреләчәк.





18-60 яшьлек буйдакларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, әлеге сораштыру күп кенә сорауларга җавап табарга булышачак икән. Әйтик, ни өчен ир-атлар шул яшькә җитеп тә гаилә кормаган яки аерылышырга карар кылган? Ныклы гаилә корырга нәрсә комачау итә? Анкета нәтиҗәләре билгеле булганнан соң районнарда танышу клублары оештырырга җыеналар.



Буйдакларны Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим һәм Спас районнарында санамакчылар.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50158-buydaklarnyiң-da-sanyin-isәplilәr.html

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: