Саба таңнары

Сабинский район

Кичә, бүген, иртәгә

Бәйгегә йомгак ясалды

"Саба таңнары" редакциясе сугыш чоры хатирәләрен яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге игълан иткән иде.

Ниһаять иҗади эшләргә йомгак ясар вакыт та җитте. Беренче урынны "Яктылыкка омтылган гомер" һәм "Урланган балачак" дигән язмалары өчен Гөлүсә Закировага бирергә карар кылдык. Икенче урынга "Сугыш башланган, сугыш" дигән язмасы өчен Шекше мәдәният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтованы лаек дип таптык. Өченче урынга берьюлы ике автор - Шәмәрдәннән ветеран-укытучы Сания Гарипова ("Әтиебезнең Кызыл Йолдызына җавап итеп") һәм Айсылу Ибраһимова ("Үлемне җиңгән бабам") бүлеште. Җиңүчеләрне бүләкләүләр 15 май көнне сәгать 10да редакция бинасында булачак. Көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев