Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сабада гаиләләр бер-береңә "яратам" дип әйтмәү, "кадерлем" дип эндәшмәү аркасында таркала

    Бүген Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

    1917 елның 18 декабрендә "Гаилә, балалар һәм гражданлык хәле исәбен алып бару" турындагы декретка кул куела. Бу - дәүләт органнарында теркәлгән гражданлык хәле актлары гына юридик көчкә ия дигән сүз.

    Шуларның иң мөһиме һәм күңеллесе - никахны теркәү. Әмма соңгы елларда рәсми теркәлмичә яшәүчеләр дә арткан. Югыйсә гаиләгә карата җавапсызлык белән көрәшүнең бердәнбер юлы - ЗАГСка бару. Гражданлык хәле актларын теркәүчеләр кияүгә чыгучы кызларның хокук­ларын саклап кала ала. Беренчедән, ул гаиләдәге балаларның хокукларын яклый. Әгәр гаилә таркала икән, ир-ат, теләсә-теләмәсә дә, баласын балигъ булганчы матди яктан тәэмин итеп торырга тиеш. Моннан тыш, аерылган очракта, милек бүлгәндә килеп чыккан сорауларга да җавап табу өчен зур ярдәм булачак.

    ЗАГС органнарында эш­ләү­челәр хезмәтенең әһәмиятен менә шул да ачык күрсәтә. Әйтик, быел 11 айда районыбызда 239 никах теркәлде. Декабрьдә язылышырга 15 гариза бирелгән. Былтыр исә -285, ә 2009 елда 230 парны язылыштырганнар. Билгеле, ЗАГСка барып тормыйча гына да ир һәм хатын булып матур яшәүчеләр бар. Аптекадан сәламәтлекне сатып алып булмаган кебек, анда да мәхәббәт өләшмиләр, сөю-сәгадәтне күз карасыдай сакларга гына өндиләр. Шөкер, күпләр сайлаган ярларына, беренче мәхәббәтләренә тугрылыклы бездә. Шулай булмаса, 50 ел бергә гомер итүчеләрне хөрмәтләп инде 12 тапкыр үткәрелгән "Алтын парлар" тантанасына 450дән артык парны чакыра алмас идек. Ни кызганыч, гаиләләр җимерелми дә тормый. Быел гына да 58 гаилә таркалган. Күбрәк 5-9 ел гаилә булып яшәгәннәр (30-34 яшьлекләр) аерылышкан.

    -Хәзерге яшьләр гаилә корырга да бик атлыгып тормый. Китаптагы Таһир һәм Зөһрә мәхәббәтенә тиң сөю көтүчеләр күбәйде. Ә "сабын күбеге" дип аталган сериаллар эфирга чыккан чорда, алардагы гыйшык-мыйшык иллюзиясе йогынтысында безгә аерылышу нияте белән килүчеләр дә булды,- дип искә ала 28 ел ЗАГС бүлеге мөдире булып эшләгән Зөлфия Әхмәтшина.- Ни өчен гаиләгезне таркатырга телисез, дип сорадым шундыйларның берсе - 4 бала үстерүче ханымнан. Ирем миңа матур сүзләр, "яратам", "кадерлем" дип әйтми бит, ди үзен Изаура итеп күз алдына китерә башлаган хатын чын күңеленнән үпкәләп. Сериалларда сурәтләнгәннәрнең безнең тормыштан ерак торганлыгын аңлатып, аны "күктән" җиргә төшерү өчен күп тырышырга туры килде. Бәхеткә, мондый хәлләр сирәк булды. Бик матур язылыштырулар үткәрдек, шулай ук традициягә "алтын парларны" хөрмәтләүне керттек. Беренче елны нибары 14 парны тантанага китерә алсак, аннары 50 ел бергә гомер итүчеләр бәйрәмне көтеп ала башлады. Шундый тантаналар уздырганнан соң еллар үтеп, пар канатларын югалтучылар, яшь вакытта да алай язылыша алмаган идек, гомергә истә калырлык бәйрәм ясадыгыз дия-дия, ЗАГСка килеп рәхмәт укыдылар. Мин 50 ел бергә катлаулы тормыш юлы үтеп, яшь булып кала алган "алтын парларны" әле дә күз алдына китереп сокланам.

    Чыннан да, андыйлар яшьләргә менә дигән үрнәк. Шулар кебек гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешкән егет белән кызның берсен район ЗАГС бүлегендә очраттык. Туйларын февраль аена билгеләгәннәр. "Ни өчен кыш көне?"- дип сорыйм булачак кәләштән. "Менә өйләнәм ди бит",-дип егетенә күрсәтә чибәр кыз шатлыктан елмаеп. Баш белгеч Зинфира Маликова гаризаларын кабул иткәч, аларга никахлашу тантанасына килүчеләр өчен махсус үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә аңлатты.

    - Әлеге кагыйдә язылышучы парларга, алар­ның кунакларына җәмәгать тәртибен сак­лауны, тирә-юньдәгеләрнең сәламәт­легенә зыян ките­рер­дәй гамәлләр кылмауны йөкли, - дип ачыклык кертә район ЗАГС бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова. - Язылышу бинасына ки­лү­­челәр чүпләргә, спиртлы эчемлек­ләр кулланырга, тәмәке тартырга, бокаллар ватарга тиеш түгелләр.

    Өйләнешүчеләргә пиротехника, фейерверклар куллану, юлдагы хәрәкәткә комачаулау, милләтара, социаль, дини каршылыклар тудыручы күкрәк билгеләрен, символиканы демонстрацияләү дә тыела. Моннан тыш тантана залында өске киемнәрдән йөрү, кәрәзле телефоннан сөйләшү, исереп килү, язылышканда чыгып-кереп йөрү зәвыксызлык кына түгел, кагыйдә бозу булып та санала. Замана никахлашучылары бу тантаналы көнне башкаларныкыннан үзгә итү өчен дә тырышалар! Тантана кайчак фотоссесиягә әйләнә. Соңгы елларда өйләнешүчеләр аяк астына дөге, роза таҗлары сибү, хлопушкалар аттыру популярлашты. Матурдыр, сүз юк. Ә аннан калган чүп-чарны кем җыештырырга тиеш. Көнгә ике-өч пар язылышса да, күпме чүп җыела. Яшьләр кагыйдәләрне башта авырсынып кабул иттеләр, хәзер ияләшеп киләләр.

    Әлбәттә, туй үтә дә китә. Иң мөһиме булып бер-береңне ихтирам итеп яшәү кагыйдәләрен санга сугу кала. Менә шул тормыш кануны февральдә туйлары булачак егет-кызны һәм гомумән барлык гаилә коручыларны да гомер буе озата барсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: