Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Өч сыерга кырык литр сөт сатабыз“

    Чирчи болыннарында печән чабып, кул белән гөбердәтеп сыер савып, сөт җитештереп яши Ике басу Арташ авылында яшәүче Мөхәм­мәтҗановлар.

    Гаиләнең хуҗабикәсе - Раилә клуб мөдире, ире - Рәдис газ операторы. Күршедә төп таянычлары - өлкәннәр Баязит абый һәм Флера апа гомер кичерә. Кече уллары Рәдис күршегә генә йорт төзеп, башка чыккан. Шәхси хуҗалыгында биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар буларак, быел терлекчеләр слетында да тәбрикләнделәр. Күренеп тора, бу гаилә өлкәннәрне - әби-бабайны хөрмәтләп, аларның киңәшен тотып, акыл белән алып бара тормышны. Шуңа күрә дә гаилә нигезләре нык, ризыклары мул һәм бәрәкәтле.

    Бүгенге көндә унбиш баш мөгезле-эре терлек күшәп тора абзарда. Аның берсе озын торыклы - Чулпан. Шушы ат белән Баязит абый җәй буе мал-туарга печән әзерли, кирәкле вак-төяген ташый. Аның ат яратканлыгы күзләрендә үк чагыла: малкайның йөгәненнән тотуга күзлә­рендә шатлык очкыннары кабынды. Чулпаны да бер хикмәт: күз чите белән генә безгә карап алды да, бик кинәнеп кенә сурәткә төште.

    - Безнең печән сатып алган юк. Әти чалгысын тотып чыгып китә дә, көне буе печән чабып кайта. Аннан күрше авыл Чәбия-Чүрчи болыннарыннан рәхәтләнеп, ике-өч кышлык печән әзерлибез. Баштарак өчәр гектарлы җирләрне дә кул белән чаптык. Хәзер трактор белән төшеп, чабабыз, җыябыз, төргәклибез. Таягын, ти­гә­нәген чүплибез, йомшак, сыйфатлы печән булса әйбәт бит малга да, - ди Раилә апа.

    Быел болыннан гына да 270 төргәк печән әзерләгәннәр. Аның берсен 70 сумнан сатып алганда гына да, 18-19 мең сум акча чыгар иде. Үзең әзерләгәндә ягулыкка аның кадәр сумма тотылмый икән.

    - 2010нчы корылык елны да бер баш малны да киметмәдек, - диләр. -Кичке тугыздан соң, балалар белән кулга тырма тотып, төргәккә керми калган салам-печәннәрне җыярга чыга идек. Көн саен шулай йөри торгач, тамчыдан күл җыела дигәндәй хәйран азык әзерләдек. Аннан соң, көненә кадәр хәтердә, 28 июнь көнне бик әйбәтләп яңгыр явып үтте. Ул елны бездә шуңа күрә печән дә булды, бәрәңге дә үсте.

    Шулай шул, авыл җирендә терлексез тормыш алып барып булмый. Терлек булгач болыты белән килгән яңгырга гына түгел, тамчысына да сөенәсең. Сөт чишмәсе дә шулай тамчылап тулылана. Маллар җәйгелеккә көтүгә йөриләр. Өч малга - бер көн көтүгә чыгасы. Авылда 97 хуҗалыктан йөзләп сыер җәйләүгә йөри.

    - Төп азык - печәнне сатып алмагач, бер сыерны тоту ел буена күпмегә төшәсен бизмәнгә салып санап караган юк. Дөрес, икмәкне 5-6 тонна алабыз. Бүгенге көнгә, биш сыерның икесе бозауларга әзерләнә, өч сыерга 40 литр сөт сатабыз. Шушы унынчы айны да кертеп, 17800 литр сөт сатуга ирештек. Тагын ике айны (40x60 =2400) исәпләгәндә дә егерме мең литр чиген узып китсәк, Алла боерса, бер сыерга 4 мең литр сөт алырга мөмкинлек бар. Сөт бәясе төрлечә йөри, бу айда 16 сумнан түләделәр, - ди Раилә ханым.

    Менә шуннан санап карарга була сыерның никадәр табыш китерүен. Билгеле, кредиттан башка гына сарай төзеп, техника сатып алып булмый. 2008 елда алынган кредит акчасына ике сыер сатып алганнар, сарай төзегәннәр. 2012дә кабат акча алып сарайны төзекләндергәннәр, 35 меңгә печән җыйгыч, 25 меңгә чапкыч алганнар.

    Эре мал өстенә дистәдән артык Романовский токымлы сарыклары, алт­мыштан артык каз, ике дистә тавык та йөри әле бакча артында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: