Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Чисталык дәресләре

    16 гыйнварда Татарстан мәктәпләрендә Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган "Чисталык дәресе" дигән республикакүләм экологик белем бирү акциясе уздырылды.

    Саба гимназиясендә үткәрелгән "Чисталык дәресе"ндә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсенең Саба районы инспекторы Р.Билалов катнашты, X сыйныф укучылары белән "Экологик проблемаларны чишү юллары" темасына туган як табигатенә сак мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру турында әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: