Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ДНД җинаятьчеллеккә киртә була алырмы

    Яшәгән җиребезнең иминлеге һәркайсыбызны борчырга тиеш. Районда эшләп килүче ирекле халык дружиналары (ДНД) да җәмәгать тормышында йогынтылы көч булырга сәләтле.

    Дружиначыларның совет чорындагы ролен күпләр хәтерли. Җәмәгать тәртибен саклауда аларның нәтиҗәлелеге турында каршылыклы фикерләр дә яши, әмма шунысы бәхәссез: ул чорда ДНДлар җинаятьчелеккә күпмедер дәрәҗәдә киртә була алган.

    Бу хәрәкәт үзгәртеп корулар чорында онытыла язган иде. Шулай да тормышыбызга акрынлап кабат үтеп керә башлады. Идея әйбәт, шулай да дружиначы булу районның оешма-предприятие хезмәткәрләре арасында азмы-күпме ризасызлык та тудыра. Эштән кайтканнан соң чит кешенең иминлеген сакларга чыккан кебек тә кабул итәбез, акча түләсәләр, күбрәк тә катнашырлар иде дигән фикердә торучылар да бар. Башкалардан беләгенә кызыл тасма бәйләгән булуы белән аерылып торучы активистларның хезмәте кварталга бер булса да бәяләнсә, күңеллерәк булыр иде булуын. Шулай да иминлек, башкалар язмышына битарафлык күрсәтмәү барыннан да алгы планда булырга тиеш түгел микән?! Бүген күршеңнең яки урамдашыңның балигъ булмаган улы сыра эчеп урамда йөрсә, иртәгә синеке аңа иярмәс дип тә әйтеп булмый. Ә кимчелекләрне вакытында күрәбез икән, бәлки җинаятьләр кылынмый калыр.

    - Менә Шәмәрдәндә генә дә ничә гомуми йорт бар. Аларның һәркайсысына кизү торырга участок инспекторы куеп булмый бит. Ә дружиначының әһәмияте шунда: төнге дежурга чыгучыларның күбесе эш яшендә һәм күпчелеге ата-аналар. Кизү торган сәгатьләрдә ул төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин. Анда күргәннәреннән чыгып, минеке болай була күрмәсен, дип бер уйланса, ул аны баласына яки гаиләсенә дә кайтып сөйләячәк, профилактик ягы бик көчле ирекле халык дружинасының, - ди РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлев.

    Участок вәкаләтлеләре белән эшләү бүлеге начальнигы Сәйдәш Латыйпов әйтүенчә, хәзерге вакытта район буенча, 20 ирекле халык дружинасы 360 кешене берләштерә. Җәмәгать оешмасына кабул ителүчеләр 18 яшьтән өлкән, хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә дружиначылар һәртөрле хокук бозуларга каршы көрәш алып барырга бурычлы. Ирекле халык дружинасы 2005 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында»гы Закон нигезендә тормышка ашырыла. Шулай ук район башлыгы имзалаган карар, ел башында ук расланган график бар. Полициягә булышлык итү хәрәкәтенең эшчәнлеге элеккегеләре үрнәгендә оештырыла. Дежурга чыгучылар, нигездә, 2-3 кеше, инструктаж ала һәм алдан билгеләнгән маршрут буенча рейдка чыга. Без полициягә килгән көнне районның балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең (рәсемдә) чираттагы кизү тору көне иде. Өстәвенә аларга иң беренчеләрдән булып дружиначы булуларын раслап танык­лык та тапшырдылар.

    Тулырак газетабыздан укый аласыз.

    Замирә Самигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: