Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Дубайның полиция хезмәткәрләре 550 мең долларлык lamborghini машинасында патрульлек итәчәкләр

    Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә полиция хезмәткәрләре 550 мең долларлык машинада патрульлек итә башлаганнар.

    Дубайның полиция начальнигы урынбасары Хамис Матар аль-Мазину әйтүенчә, lamborghini машинасы белән полиция хезмәткәрләре "Бурдж Халиф" небоскребы, Джумейра, Дубай-Марина районнарында патрульлек итәчәкләр.

    Дөрес, хокук бозучыларны әлеге машинада йөртмиячәкләр. "Әлеге кыйммәтле спорт машинасы туристларга Дубайдагы тормыш дәрәҗәсен күрсәтер өчен генә", - ди полиция хезмәткәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: