Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Эх син, кеше...

    Әллә олыгаела инде шунда, әллә башка нәрсә - күптән түгел ямь-яшел чирәмдә, ата-анасы сагыннан ерак китми генә, тырыша-тырыша шул чирәмне йолкырга маташкан сап-сары каз бәбкәләрен күреп, исем китеп тордым.

    Кечкенәдән бәбкә сак­лап чиләнеп үскән авыл баласы булсам да, күзгә яшьләр килде, малакаем. Соңгы елларны без бит ятим, атасыз-анасыз инкубатор бәбкәләре генә күрергә өйрәнеп беткән инде. Ә монда - тулы гаилә. Горур ата каз, балаларым дип ысылдап торган ана каз һәм бер дистәләп сап-сары бәбкәләр. Язның иң матур күренешедер инде ул чирәм йолкырга өйрәнүче сары йомгак-бәбкәләр...

    Кеше дигәнең - кызык зат инде ул. Менә шул ук каз утыртып бәбкә чыгаруны гына алыгыз... Башта хуҗабикә берәмтекләп салынган каз йомыркаларын җыеп бара. Әле химик карандаш белән номер да суга ул аларга. Аннан, гадәттә, өйгә казны утыр­та. Каз «мөмкинлек биргәндә», зур саклык белән, йомыркаларны тикшерә, утка карый. Аннан, бәбкәләр борын төртә башлагач - тагын бер стресс -исән-сау чыксыннар иде инде. Хуҗабикә, бәбкә томаланмасын дип, аны артык кабыктан арындыра, эче янмасын дип, аңа төкрегенә кадәр эчерә. Ә инде бәбкәләр исән-сау чыгып беткәч кичерелгән шатлыкла-а-а-ар... Эх, сабыйлар, исән-сау гына булыгыз. Бик назлы карый хуҗабикә каз бәбкәләренә. Аннары бәбкәләрне кош-корттан саклап үстерү чоры. Инде алар ныгыгач та, ул аларны, ашарга кайт­кан җирләреннән: «Кайттыгызмы, балакайларым», - дип каршылый. Гупчым-кыругом наз, теге әби әйтмешли.

    Ә аннары... ә аннары көз җитә дә, кеше шул үзе назлап үстергән, әле кайчан гына сары йомгак булып тәгәрәп йөргән теге бәбкәләрне суя да ашый. Әле болай гына да түгел - төрлечә кыландырып-ыслап, каклап, тозлап... Эх син, кеше... Нигә шулай бу тормыш - һич аңламассың...


    Илфак Шиһапов

    Шәһри Казан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: