Саба таңнары

Эшмәкәрләр белән очрашу [фотрепортаж]

Үзебездә үскәнен читтән алмыйк. Россиядә табигый-климатик шартлар, экзотик төрләрен исәпләмәгәндә, үзебезнең халыкны яшелчә-җимеш белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Әмма ни сәбәпледер чит илдән кертелгәненә өстенлек бирәбез.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәсәлән, илнең сәүдә базарына елына уртача бер миллиард долларлык помидор кертелә. Кыярга ихтыяҗны ка-нәгатьләндерү өчен 256 миллион доллар тотынылса, импорт суганына 250 миллион доллар сарыф ителә. Россия яшелчәчеләр берлеге рәисе Сергей Королев күптән түгел журналистлар белән очрашуда яшелчә импортының еллык күләме 2,5 миллиард долларга җитүен белдергән иде. Сумга әйләндергәндә, бу якынча 150 миллиард сум дигән сүз. Тагын да аңлаешлырак итеп әйткәндә, чит ил яшелчәчеләренең эшчәнлеген өчен Россиядән шул күләмдә акча озатыла.

Ә бит телгә алынган яшелчәләрне бездә дә үстереп була! Моның шулай икәнлеге узган сишәмбедә Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Президент каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле катнашында эшмәкәрләр белән үткәрелгән очрашуда да ассызыкланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбиповның авылда хуҗалык итүнең кече формаларына булышу чаралары хакында ясаган чыгышында әйтелгәнчә, дәүләт эшмәкәрләргә бу мәсьәләдәярдәмгә әзер. Республикада бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә җитештерү мәйданнарын арттыру йөзеннән кызыксындыру чаралары итеп субсидия бирү каралган. Әйтик, бәрәңге үстерү мәйданнары былтыргыча кала икән, фермер һәр гектарга 5 мең сум субсидия алачак. Әгәр "икенче икмәк" игелгән мәйдан арткан очракта, дәүләт ярдәме дә күбрәк булачак. Яшелчәләр яңа мәйданнарда үстерелсә, бәрәңгегә бер гектарга - 20 мең, кәбестәгә 80 мең сум күләмендә субсидия бирелә. "Яшелчәләрнең рәт араларын эшкәртү техникасын 40ка 60 программасы буенча алырга була. Ягъни техника бәясенең 40 процентына субсидия бирелә. Чыгымнарның 20 процентын федераль бюджет каплаячак. Саба муниципаль районы - ярдәмнән актив файдаланучы районнарның берсе. Безнең шәхси хуҗалыклардагы терлекләр, гаилә фермалары, эшмәкәрләр, эшкәртүче кооперативлар саны һәм башка күрсәткечләрдән чыгып билгеләнә торган индикатор бар. Республика уртача күрсәткече 64 балл тәшкил итсә, Саба районы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча 155 балл белән 2нче урында бара. Шушы темплар сакланса, Саба районы эшмәкәрләре, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр беренче урынга дәгъва кыла алалар,- диде Ришат Хәбипов. Әлбәттә, яшелчәне үстерү генә җитми, аны сәүдә таләпләренә туры китереп сатуга чыгару бурычы да куела.

Очрашу барышында эшмәкәрләргә икътисад министры урынбасары, эшмәкәрлеккә булышлык итү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин, Президент каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек кабул итү җитәкчесе Рафат Хәмидуллин, сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Владимир Жуйков та бай мәгълүмат бирделәр. Р.Сибгатуллин чыгышыннан күренгәнчә, бизнеска дәүләт булышлыгының төп чаралары лизинг-грантны, җиһазлар алу чыгымнарын (50 процентка кадәр) һәм кредитлар буенча процентларны субсидияләүне, микрозаемнар бирүне, шәхси сәнәгать паркларын үстерүне һәм башкаларны үз эченә ала. Авыл бизнесы өчен 3 миллион, промпарклар булдыру юнәлешендә эш башлаучыларга 45 процент белән 2 миллион сумга кадәр грант бирелергә мөмкин. Әйтик, лизингка урамнарны кардан чистарту техникасы алу мөмкинлеге һәр җирле үзидарә җитәкчесе кызыксындырырга тиеш. Район башлыгы Рәис Миңнеханов эшмәкәрләрне департамент башлыгы тәкъдим иткән "2014-2016 елларга Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше" ярдәмче программасына активрак керергә, кредитларны субсидияләү мөмкинлекләрен нәтиҗәлерәк файдаланырга чакырды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: