Саба таңнары

Гимназия үткән данлы юл

Моннан 90 ел элек волость үзәге булган Байлар Сабасы авылында зур вакыйга була.1925 елның 7 ноябрендә, Октябрь инкыйлабының 8 еллыгын бәйрәм иткән көнне, тантаналы шартларда 7 еллык колхоз яшьләре мәктәбе (КЯМ) ачыла.

Бу - совет хакимияте урнашканнан соң Мамадыш кантонына караган авылларда дәүләт финанславы аша төзелгән беренче мәктәп. Баштарак мәктәпне кантон җитәкчеләре бүтән волосттагы авылда салдырмакчы булалар. Авыл советы рәисе Закир Йосыпов (республика, район газеталары актив хәбәрчесе Закир Йосыпов авыл байлары һәм аларның ялчылары тарафыннан 1928 елда явызларча үтерелгән) җитәкчелегендәге актив үтенечләр белән йөреп, каралган акчасы җитәрлек булмаса да, бинаны тиз өлгертергә ышандырып, мәктәпне Сабада төзергә кантон җитәкчеләрен күндерәләр. Закир Йосыпов бу зур төзелешкә авыл халкын туплый, өмәләр оештыра, таш чыгару, аны үз атлары белән төзелеш урынына ташу эшләрендә башлап йөри. Хәтта тәрәзә рамнары һәм ишекләр ясау өчен үз каралтысын яңартуга әзерләгән идән такталарын бушка китереп бирә. Зур класс бүлмәләре, иркен коридоры һәм аерым клубы булган бу бина хәзерге Совет урамының төньяк башында урнашкан була. Кантон мәгариф бүлеге яңа мәктәпкә педагогик белемле укытучылар җибәрә. Директор итеп Шәмәк авылында туып үскән Фәрукъ Билалов раслана. Күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур үзенең "Агым суларга карап"дигән повестында бу шәхеснең образын бик җылы тасвирлый. Шәмәк мәктәбендә дә, Мамадыштагы педагогик курсларда да ул булачак язучыны татар теле һәм әдәбиятыннан укыткан була. Тик шунысы аяныч, бу укытучыларнын күпчелеге 1930 елда Кукмара районының Мәчкәрә мәктәбенә күчерелгәннәр. КЯМ үзенең беренче чыгарылышын (7нче сыйныфтан) 1929 елда биргән. Булачак Советлар Союзы Геройлары Гали Закиров (Байлар Сабасыннан) Һәм Зәки Хәбибуллинның (Югары Утар авылыннан) шушы сыйныфта булулары да мәгълүм.1931-1934 елларда шушы үк мәктәп базасында авыл хуҗалыгы рабфагы дип исемләнгән уку йорты да эшли. Рабфакта уку башлангыч белемлеләр өчен -4, КЯМ тәмамлаучылар өчен бер ел булган. Ул елларда КЯМ һәм рабфак та укыган сабалылардан бертуган Мостафиннар югары белем алып зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Фоат Мостафин (1916 елда туган) химик-технология институтын тәмамлаган, Губаха, Түбән Тагил шәһәрләрендә зур химия заводлары директоры булып эшли, РСФСР Дәүләт премиясенә лаек була. Мөнҗия Әхтәм кызы (1919елда туган) медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәдә озак еллар Казан шәһәрендә баш гинеколог булып эшли. Күренекле композитор Хөснулла Вәлиуллин, узган гасырның 40-60 елларында мәктәбебездә физикадан укыткан Габделхак Вәгыйзов та олы юлга КЯМ һәм рабфак белеме белән чыкканнар. Бу бина 1932 елның яз-көз айларында Совет урамының көньяк читенә күчереп салына һәм анда районара колхоз мәктәбе (МРКШ) дигән уку йорты эшли башлый. 1932-1954 елларда биредә авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләнә (бухгалтерлар, бригадирлар, умартачылар һ.б.) Монысы иркенләп язуны сорый торган аерым тема.

Мәктәп тарихы буенча кыскача сәяхәтне дәвам итик.1933 елның сентябреннән КЯМ әле төзелеп тә бетмәгән ике катлы типовой мәктәп бинасында эшли башлый. Бу вакытта инде мәктәп штампында "Сабинская образцовая школа колхозной молодежи"дип язылган була һәм укытучыларга хезмәт хакы да 25 процентка артык түләнә.
1935 елның февралендә, уку елы уртасында, ни сәбәпледер ябылган рабфакның III курс укучыларын (19 кеше) туплап, мәктәптә 8нче класс ачалар. Ләкин мәктәп 10нчы сыйныфтан беренче чыгарылышны 1939 елда гына бирә. Чөнки авыл мәктәпләрендә укытучылар җитмәү сәбәпле, 1935-1936 елларда 8 сыйныф тәмамлаган яшүсмерләрне укытучылар итеп билгелиләр.
Саба мәктәбе эшчәнлегенең барлык этапларында алдынгы тәҗрибә мәктәбе, район укытучыларының белемен күтәрү, методик осталыкларын үстерү үзәге булып хезмәт иткән. Бүгенге белем йортыбызның 2007 елдан алып гимназия статусында эшләве үзе үк аның югары таләпләргә җавап бирүе хакында сөйли. 1939-2015 елларда мәктәбебездән (1943-1947 елларда 10 сыйныфтан чыгарылыш булмый) 5600гә якын кеше урта белем алып чыкты. Алар арасында бик күп күренекле шәхесләр - дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, артистлар, мәгариф, медицина, мәдәният, авыл хуҗалыгы белгечләре, төрле дәүләт структураларында, органнарында эшләүчеләр, зур предприятие, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр чыгуын, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Рәис Миңнехановның, аның беренче урынбасары Расих Закирҗановның, башкарма комитеты рәисе Равил Гасыймовның, Илнур Котдусовның Саба мәктәбендә белем һәм тәрбия алуларын әйтергә кирәк.
Бу тарихи чорда Сабада мәгариф үсешенә зур өлеш керткән мәктәп директорлары Фәрукъ Билалов (1925-1932), Гали Садыйков (1932-1934), Разыя Насыйбуллина (1941-1943), Анна Данилова (1944-1945), Гаяз Байкиев (1945-1953), Бари Ишалин (1953-1959, Ватан сугышы ветераны), Гайфи Хәкимов (1960-1962), Әхәт Бариев (1963-1965, Ватан сугышы ветераны), Антон Антонов (1966-1968), Нурислам Насыйбуллин (1968-1984), Елена Гыйлаҗетдинова (1984-1989), Хәйдәр Хисанов (1989-2001), Ринат Хәбибуллин (2001-2013) эшли.
Узган гасырның 20-30 елларында КЯМда һәм терәк башлангыч мәктәптә (М.Җәлил урамында урнашкан булган, сугыш елларында бу бинада эвакуацияләнеп килгән гаиләләр яшәгән, ә аларның балалары өчен Совет урамындагы башлангыч мәктәптә рус класслары ачылган) мөгаллимлек иткән иң күренекле фигуралардан берничәсен атап үтик. Харис Сәлимов 1925-1930 елларда математикадан, татар теле һәм әдәбиятеннән укыткан. 1927 елда Мамадышта педагогик курслар тәмамлап, Чулпыч авылында укыта башлаган Гиззенас Вәлиәхмәт кызы Галимова белән өйләнешәләр. Сабадан киткәннән соң ул Мәчкәрә, Кукмараның беренче мәктәпләрендә укыту эшләре мөдире, мәгариф бүлегендә методик кабинет мөдире булып эшли. Аның 5нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәреслек язуы мәгълүм. 1944елда фронтта батырларча һәлак булган.
Җәмилә Вәлиева. 1927 елда Чистай педагогия техникумын тәмамлап, юллама белән килеп, алдан Тимершык башлангыч, аннан соң Сабада КЯМ да, рабфакта укытып таныла. 30нчы еллар урталарында ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы булып та тора, дәүләт эшләрен хәл итүдә катнаша.
Агафья Федотовна Лаврова мәктәбебездә укытканда 1936 елны ТАССР Верховный Советына депутат итеп сайлана. Наркомпроска эшкә алынгач та Сабаны онытмый, кайтып йөри, даими ярдәме тия.
Педагоглар Габделхак Вәгыйзов, Гыйльметдин Гыйлаҗиев, Хәдичә Фәхретдинова, Мөнәвәрә Шәмсетдинова, Зәйнәп Әхмәтҗанова, Тәскирә Бибарцева, Рәйсә Фәтхуллова, Анна Федонина, Мәмдуха Хуҗина, Александр Усачев, Мәрьям Газиева, Шакир Билалов, Бибисаимә Хәсәнова, Галим Вәлиев, Федор Степанов, Юрий Степанов, Шәфыйк Нотфуллин, Әхмәт Ногманов, Тәнзилә Сираҗова, Рәйхана Әхмәтгалиева, Кифая Исмәгыйлова, Рәшидә Мөбәракҗанова, Асия Мәннанова, Рәйсә Сираҗиева, Анфиса Кәримова, Рауза Сверигина, Ленина Ракова, Гайшә Закирова, Фаягөл Сабирова, Фәния Хәсәнова, Равил Гомәров, Анна Максимова, Фирая Йосыфҗанова, Исрафил Гайсин 1940-1980елларда укытып мәктәп тарихында якты эз калдыралдар.
Авыр сугыш елларындагы фидакарь хезмәт өчен 21 мәктәп хезмәткәренең "За доблестный труд"медале белән бүләкләнүе (28.04.1947ел) коллективның нык, бердәм булуы, мәгариф эшенә намус белән хезмәт итүе хакында сөйли.
Язманың авторы буларак, үзем директор булып эшләгән чор турында (1989-2001) "йөгереп кенә" булса да әйтеп үтмәсәм, хезмәттәшләремә карата хилафлык булыр иде. Бу чорда СССР дигән зур көчле империя җимерелеп, аның хәрабәләрендә барлыкка килгән Россиянең язмышы кыл өстендә торды. Шушы вәзгыяттә дә мәгариф системасы совет чорында тупланган бай педагогик мирасны дәвам итте, яңа шартларда укыту-тәрбия проессын камилләштерү чараларын күрде, укытучылар яңа методикаларны, яңа дәрес типларын үзләштерделәр, мәктәпләр тормышын демократик приниплар нигезендә алып бару, гуманлаштыруга юнәлеш алынды.
1990 елда файдаланудагы бинага төрттереп салынган өч һәм ике эталы биналар (2нче һәм 3нче корпуслар) сафка басты.70кә якын укыту кабинеты, актлар, ашханә заллары, спортзаллар өр-яңадан җиһазланды, районда беренче булып информатика, компютер кабинетлары булдырылды, территория төзекләндерелде, яшел зона зурайтылды. Байлар Сабасының кызу темплар белән үсүе сәбәпле, мәктәбебездә укучылар саны 868 дән (1988-1989 уку елы) 90нчы еллар азагына 1600 гә җитте. Педколлектив составы үзгәрде, яңа кадрлар хисабына тулыланды. Туксанынчы елларда профессиональ осталыкларының югары ноктасына ирешкән, хезмәт җимешләре белән куандырган педагоглар: Л.Нургалиева, Д.Шиһапова, К.Әхмәтова, З.Галимҗанова, С.Гайнетдинов, Ә.Гатауллина, Р.Гафиатуллина, Р.Ибраһимова, Ә.Котдусова, С.Йосыпова, Ф.Шәйхетдинова, Н.Шакирова, Р.Кәримова, Ә.Сафина, Г.Абдуллина, Р.Галиуллина, Р.Фазылова, Х.Нәҗипова, М.Хәлилова, С.Хисанова, С.Гыйльмиева, Р.Нигмәтҗанова, Р.Миңнеханова, С.Насыйбуллина, Г.Миңнеәхмәтова, Р.Хафизова, К.Салихова, Л.Шакирова, Р.Ибраһимова, Ф.Сөләйманова, А.Глебова, Р.Ганиева, Г.Гомәрова, С.Дәүлиева, Р.Яхина, Р.Җиһангәрәева, Ә.Гыймадиев, Н.Әхмәдуллина, Г.Котдусов, Г.Галиев (производствога өйрәтү мастеры), Ф.Шәйдуллин, Р.Абдуллин, И.Хәйриев, А.Кәримов, В.Фәйсханов, А.Нигмәтҗанов, С.Заһидуллина (интернат тәрбиячесе)
Инде гимназиянең бүгенгесенә килсәк, ул бик уйландыра. Белем сыйфатын бәяләүнең төп күрсәткечләре буенча район мәгариф бүлеге эшләгән рейтингта ул иң соңгы урынны алып тора. Моның хикмәте шунда: беренчедән, 11нче сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләренең уртача күрсәткечләре буенча укучылары аз авыл мәктәпләре белән күп контингентлы гимназия-лицейның укыту сыйфаты чагыштырыла. Моны дөрес түгел дип саныйм. Саннарга күз салыйк: 2015 елда гимназиянең 11нче сыйныфларын 63 егет һәм кыз тәмамлаган, шуларның берсе математикадан БДИ биремнәрен эшли алмаган. Гимназия буенча математикадан уртача балл 44,98. Курсабаш, 3авод-Нырты мәктәпләрен -4, Сатыш, Шекше мәктәпләрен берәр яшүсмер тәмамлаган. Математикадан уртача баллары: 68,33; 57;50; Бу мәктәпләрдә һәр дәрестә укытучы 1-3-4 бала белән эшләсә, гимназиянең 11а сыйныфында -24 укучыга белем эсти. Икенчедән, төрле типтагы мәктәпләрне, төрле профильдәге сыйныфларның күрсәткечләрен бер калыпка салып чагыштыру дөрес түгел. Моннан 10-20 еллар элек Саба, Шәмәрдән мәктәпләре укучылар саны, составы, укыту программалары, укытучыларның әзерлек дәрәҗәсе буенча бертөрле шартларда иде. Алар бер-берсенә конкурент була алдылар. Эш нәтиҗәләре дә бер чамада йөрде (республика олимпиадаларында җиңүчеләр саны, мәктәп тәмамлаучыларның югары уку йортларына урнашу процентлары һ.б.). Ә хәзер алай түгел! Узган уку елында 11нче сыйныфларда гимназиядәге 63 укучы өч класс-комплектка (уртача 21 әр укучы), лицейдә 51 укучы дүрт профильгә (уртача 12,75 укучы) бүлеп укытылган. Ни өчен алай?
Шуны да искәртик: бүгенге көндә район үзәгендә гимназиягә параллель рәвештә сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат эшли. Анда шартлар икенче, гимназия аңарга конкурент була алмый. Белергә иде: Байлар Сабасының үзеннән анда ничә үтә зиһенле бала укый һәм гимназиядән ничә укытучы күчкән? Һәм дә Шәмәрдәннән? Хәзерге шартларда укытуның сыйфаты үсешен Һәр мәктәпнең үзенчәлекләрен исәпкә алып аерым методика кулланып,тирәнтен анализ ясап кына ачыклап була.
Гомумән, укытуның сыйфатын бәяләү өчен төп күрсәткеч итеп БДИның уртача балларын алуны дөрес дип санамыйм. Төп күрсәткеч төп мәктәп программаларын үзләштерү дәрәҗәсе, 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның уку йортларына урнашып бетүләре, балаларның төп белемне вакытында алулары, мәктәп коллективының иминлеге булырга тиеш, минемчә.
Инде гимназиянең бүгенгесенә килсәк, Айгөл Хәнәфиева җитәкчелегендә педколлектив 920дән артык укучыга белем бирә, укытуның сыйфатын тагын да күтәрү юнәлешендә эш алып бара һәм без, мәктәп ветераннары, укытучыларга җаваплы эшләрендә зур уңышлар телибез.
Хәйдәр Хисанов.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: