Реклама
28 апрельдә Байлар Сабасының спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол буенча район беренчелеге узды.
Биредә зона уеннарында җиңү яулаган 8 команда көч сынашты. Киеренке ярышлардан соң Тимершык урта мәктәбе - I, Шәмәрдән лицее - II, Кадет интернат-мәктәбе - III, Икшермә урта мәктәбе IV урыннарны алдылар. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Күчмә кубокка Тимершык урта мәктәбе ия булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз