Саба таңнары

Иделдә ике балыкчы юкка чыккан

Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмыйлар. 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп киткән. Берсенең хатыны әйтүенчә, ул яр буенда велосипед белән көймәнең тышлыгын табып алган, иреннән хәбәр булмагач, хафага...

Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмыйлар.


1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп киткән. Берсенең хатыны әйтүенчә, ул яр буенда велосипед белән көймәнең тышлыгын табып алган, иреннән хәбәр булмагач, хафага калган.

Реклама

Кичә югалган балыкчыларны эзләү эшенә коткаручылар да керешкән. Эзләү эшендә 3 берәмлек техника, 2 катер белән 43 кеше һәм этләр дә катнаша.

Эзләү дәвам итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50192-ideld%D3%99-ike-balyikchyi-yukka-chyikkan.html

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: