Илдар Яхинга - 65 яшь!
Элеккеге хезмәттәшебез, күпләгән шигырьләр һәм җыр текстлары авторы, татар иҗтимагый үзәгенең Саба бүлеге җитәкчесе, Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Яхинга шушы көннәрдә 65 яшь тулды.
Ул милләт язмышы, аның бәйсезлеге, бәхете хакында төпле, уйланырлык шигырьләр яза, каләмендә үзенчәлекле юмор хисе дә сизелә. Туган көне уңаеннан игътибарыгызга Илдар Яхин иҗатының кайбер үрнәкләрен тәкъдим итәбез.
Каләмдәшебезгә сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иман ныклыгы телибез!
Һаман сиңа ашкынам
Биләр, Болгар, Суар
рухларыннан
Теркәлдең син, Бөек Казаным.
Чәчәк атып килгән бер вакытта
Күрдең тиңсез золым газабын.
Казан! Мәгърур,бөек кала,
Балкыйсың син Идел ярында.
Сине күргән һәркем таңга кала,
Нурланырсың татар барында.
Сеңелләрең Уфа, Йошкар-Ола
Күп эшләрдә синнән үрнәк ала,
Чабаксар хөрмәтләп баш ия.
Сине килеп күрмәгән татар да
Идел - Йортым, Казаным дия.
Синең белән Мәскәү исәпләшә,
Гәрчә үзен эре тотса да,
Без "йотарга" тиеш
бәйсезлекне
Инде күптән үзе йотса да.
И, Казаным! Синдә аш та пешә,
Эш тә пешә, кайчан барсам да,
Кол Шәрифтә күзләр
иркәләнә
Гаурәт күреп күңел арганда.
Рухың ныгый,йөзең матурлана,
Әй, меңьеллык гүзәл башкалам!
Яшьлегемдә синдә күп яшәдем,
Әмма һаман сиңа ашкынам!
Җәйне сагынып
Кышкы урман,
Гыйнвар салкыннары.
Бар табигать тирән йокыда.
Чыршыны бәс сарган,
балан көрттә,
Тал-чыбыклар энҗе сыкыда.
Ак бәрхеткә чумган ак җиһан да,
Иске елдан килдек Яңага,
Түп-түгәрәк урман аланында
Печән төйибез атлы чанага.
Җылы безгә, Ташкентта диярсең,
Ахры, өскә калын кигәнгә.
«Ишек ачтык» чукча чумы
кебек,
Кар каплаган серле кибәнгә.
Ишек ачылуга,һушны алып,
Печән исе килеп бәрелде:
Каен җиләк,кипкән мәтрүшкәле,
Балтырганлы,әнис,әремле.
Кипкән чикерткәләр,аңга килеп,
Сикерә башлар кебек тоела.
Сәнәк арасыннан кар өстенә
Хуш исле җиләкләр коела.
Печән чапкан җәйләрне
сагынып,
Дәртле җырлар шунда көйләдек.
Олауларга печән генә түгел,
Кипкән җәйнең үзен төядек.
Ахирәт йорты төзибез
Ахирәт йорты төзибез
Аллаһ ризалыгы өчен.
Һәркем бирсә яхшы
булыр,
Кызганмыйча бөтен көчен.
Иман-йортның нигезедер,
Фарыз намаз-диварлары,
Ураза-зур тәрәзәләр,
Болар бар да
мөселманга
Тиңе булмас дәрәҗәләр.
Биш намазга-кырык сәҗдә.
Һәрбер сәҗдә-бер кирпече,
Яхшы итеп төзик,
кардәш,
Җылы булсын өйнең эче.
Аллаһуга зикер әйтү
Һәр тәүлектә биш йөз кирәк.
Болар йортның түбәсенә
Буладыр саф алтын чирәп.
Зәкят бирү, хаҗга бару-
Йортның эчке зиннәтләре.
Болары-хәленнән килгән
Мөселманның кыйммәтләре.
Зур йорт булсын, якты бина,
Мәңгегә бер төзелә ул.
Фани дөньядан шул йортка
Туп-турыга сузыла юл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев