Саба таңнары

Имамнарсыз калмабызмы

Буыннан-буынга күчкән әхлакый кыйммәтләр бар. Балага исем куштыру, никах укыту һәм кешене соңгы юлга озатканда ясин уку җәмгыять диннән ваз кичкән заманда да сак­ланып калды. Үзләрендә булмаса, мулланы күрше авыллардан алып килде халык. Әмма соңгы елларда дингә кайтсак та, дини йолаларны үтәүчеләр олы яшьтә, аларга алмашка килүчеләр кимегән, юк дәрәҗәсендә...

Буыннан-буынга күчкән әхлакый кыйммәтләр бар. Балага исем куштыру, никах укыту һәм кешене соңгы юлга озатканда ясин уку җәмгыять диннән ваз кичкән заманда да сак­ланып калды.
Үзләрендә булмаса, мулланы күрше авыллардан алып килде халык. Әмма соңгы елларда дингә кайтсак та, дини йолаларны үтәүчеләр олы яшьтә, аларга алмашка килүчеләр кимегән, юк дәрәҗәсендә икән. Киләчәктә соңгы юлга озатырга муллалар булмаса, нишләрбез?
Узган атнада Сабага килгән Татарстан Республикасы Президент аппаратының дини оешмалар белән багланышлар идарәсе баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров, Россия ислам институтының укытучысы, тарих фән­нәре кандидаты, ислам диненә өйрәтү кафедрасы җитәкчесе Абдулла хәзрәт Әдһәмов бу сорауга җавапны район башлыгы рәисе урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, мөхтәсиб Айнур Әхмәтов,­ мәгариф идарәсе җитәк­чесе Илфат Шакиров, журналистлар катнашында эзләделәр. Киләчәк өчен имамнар әзерләү мәсьәләсен хәл итү проб­лемалары күтәрелде. Изге урын буш тормас­ка да мөмкин, анысы. Алмашның халык хөрмәт иткән кеше булуы мөһим. Ни өчен дигәндә, чит илләрдә дини белем алып кайткан кешеләр белән төрле каршылыклар килеп чыга башлаган.
-Яшерен-батырын түгел, безнең җәмгыятьтә дин белән бәйле проблемалар бар. Беренчесе, ул да булса 90нчы елларда кайбер егетләребез чит илләрдә укып кайтып, безнең гореф-гадәткә, традициягә туры килмәгән диннәр таратуы. Икенче проблема - имамнарыбызның 70 проценты олы яшьтә булуы. Шул сәбәпле киләсе 5 елда безгә ике куркыныч яный. Чит илләрдә укыган яшьләр үзләренең фикерләрен таратып, җәмгыятебез радикальләшергә мөмкин,- дип аңлатты А.Әдһәмов.
Хәзрәт борчылып кисәтә. Яшьләргә дини экстремизм һәм радикализм проблемаларын ачыктан-ачык сөйләп, бу проб­лемаларны бергәләп тикшермәгәндә, аларны мөселман өммәтенә хас булмаган радикаль агымнар турында алдан кисәтмәгәндә, нәтиҗәләр аянычлы булырга мөмкин. Төрле илләрдә барган хәрби конфликтлар һәм дини каршы торуларның төп катнашучылары - яшь буын вәкилләре. Чөнки аларны үз ягыңа аудару һәм экстремизмга тарту - иң җиңеле.
Дини белем алырга теләүче яшьләр бар икән, аларның моның өчен читкә китүе кирәк түгел, Россия Ислам университеты бу юнәлештә әзерлекле белгечләр укытып чыгара,- дип сөйләде Ләззәт Хәйдәров та һәм өлкән имамнарга алмаш булырлык кешеләрне яшь пенсионерлар арасыннан да эзләргә тәкъдим итте. Ягъни тиешле еллар эшләп 60 яше тулганчы ук законлы пенсиягә киткән, халык арасында абруйлы, оештыру осталыгы булган 40-60 яшьлек кешеләр дә университетта читтән торып укып, авылларда дини йолаларны башкару эшенә өйрәнә ала.
-Дин белеменә генә өйрәтмибез, Ислам институтын тәмамлаучылар төрле өлкәләрдә эшли алалар, чөнки дөньяви белем дә биреп, күпкырлы белгечләр әзерлибез. Иң мөһиме, теләкләре булу кирәк. Лаеклы кадрлар табып, аларны үстерү өстендә бергәләп эшләсәк кенә, килеп туган хәлдән чыга алырбыз, - ди Абдулла хәзрәт.
Чыннан да, шартына китереп соңгы юлга озатыр кешеләр турында да уйларга кирәк. Җирле үзидарә җитәкчеләре, дин әһелләре дә үз авылларында кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен яхшы беләләр, алдан уйлап, чарасына керешик.
Россия Ислам институтына былтыр Сабадан 1 егет һәм 2 кыз көндезге укуга кергән.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: