Саба таңнары

Уртак эштә бердәмлек кирәк

Авылым өчен сөенәм. Биредә алтмышынчы ел­­лар­дан башлап, дуң­гызчылык юнәлешендә эш алып барылды. Үзенчәлекле исе белән генә түгел, татарга ят терлек булуы белән дә бизәмәде авылны дуңгызчылык. 2008 елда хуҗалык "Шытсу" җәмгыятенә үзгәртелгәч, сөтчелек комплексы булдырылып, яшәеш тамырдан үзгәрде. Югары Шытсу халкы сөенеп бетә алмады бу үзгәрешкә. Ферма эшчесе резина аяк...

Авылым өчен сөенәм. Биредә алтмышынчы ел­­лар­дан башлап, дуң­гызчылык юнәлешендә эш алып барылды. Үзенчәлекле исе белән генә түгел, татарга ят терлек булуы белән дә бизәмәде авылны дуңгызчылык. 2008 елда хуҗалык "Шытсу" җәмгыятенә үзгәртелгәч, сөтчелек комплексы булдырылып, яшәеш тамырдан үзгәрде. Югары Шытсу халкы сөенеп бетә алмады бу үзгәрешкә. Ферма эшчесе резина аяк киемен чүәккә алмаштырды дисәм, дә ялгышмам. Сөтчелек комплексына илтүче таш юллардан сыер-бозаулары янына куана-куана килә авылның киленнәре. Иң мөһиме, авылда эш бар һәм ай саен хезмәт хакы түләнә, пай җиренә икмәге биреп барыла. Бүгенге көндә бер сыерга 17,5 килограмм сөт савалар. Районның уртача күрсәткече белән берчама барса да, узган елгыдан беразга калышалар калышуын. Сүз дә юк, биредә продуктлылыкны арттыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, технологияләрне төгәл үтәп, эшне дөрес оештырып эшләгәндә, нәтиҗәләр тагын да куанычлырак булырына өмет бар. Үзләре дә шуны истә тотып, һаман саен алга бару омтылышы белән яшиләр.

Мул сөтле сыерга төп чыганак ул - бозаулар. Ә яшь терлек караучылар - Рәзифә Гыймадиева, Люция Гомәрова, Васига Нәҗметдинова, Илһамия Жаккасова бергә тату булып, дустанә мөнәсәбәттә эшлиләр. Беренче смена - Рәзифә һәм Люция иртәнге биштә фермада була инде. Биредә кызларның үз компьютерлары. Заманча "акыллы баш"тан бер дә ким түгел. Бозау кайчан туган, ул күпме сөт эчкән, бозаулаган сыер кайсы сәгатьтә ничә килограмм сөт биргән, һәммәсе журналга теркәлеп барыла.

- Сыерларның бозаула­вына карап, бозаулар саны үзгәреп тора, утызга җиткән чаклары да бар, хәзерге вакытта уналты, - ди Рәзифә Гыймадиева. Ун көнгә кадәрге яшь малларны тәрбияләү белән беррәттән, буаз сыерлар да алар җаваплылыгында. Бозауларга бер ай кала тудыру бүлегенә күчереләләр. Һәр буаз сыерга - аерым игътибар бирелә. Ашату ра­ционы да үзгә. Биредә бозауларны сабый бала кебек тәрбиялиләр.

- Килгәч тә сыерларны үзебез савып бозауларга сөт эчертәбез, асларын чистартабыз. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, аңлашып эшлибез. Һәр ике сменада күңел биреп эшләгәнгә күрә хезмәтнең нәтиҗәсе бар. Уртак эштә бердәмлек кирәк, - ди алдынгы бозау караучы Рәзифә.

Ул Йосыф-Алан авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач та шәһәргә китеп тегүчелектә эшли. Әмма Шытсу егете Айдарның мәхәббәте тартып кайтара кызны авылга. Шытсуга килен булып килгәч тә, сарыкчылыкта, дуңгызчылыкта, терлекләр симертүдә дә хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, сабыр, күндәм, хезмәттәшләре белән килешеп эшли ул. Гаиләсендә уңган килен, ипле күрше дә әле ул. Килен каенанага охшап килә диләр бит, каенанасы Нурзия апа да гомере буе терлекчелектә эшләде. Инде килененең дә терлекчелеккә килгәненә егерме ел тулган.

- Авылга кайтканыма үкен­мим, рәхәтләнеп эшлибез, яшибез, - ди Рәзифә.

Ире Айдар - җәмгыятьнең алдынгы механизаторы. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Рәзифә апа әле күптән түгел генә Мари Илендәге «Кленовая Гора»да ял йортында булып кайтты.

- Терлекчеләргә уңайлы эш һәм ял шартлары гына түгел, игътибар да кирәк. Февраль аенда республика профсоюзлары комитеты ярдәме белән районнан алты терлекче бушлай саулыгын ныгытып кайтты. Юллама алганда, терлекченең эш стажы да, күрсәткечләре дә исәпкә алына, - ди АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина. Шуның берсе Рәзифә Гыймадиевага туры килү бик тә урынлы.

- Эшләргә тагын да көч җыеп кайттым. Ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт, авыл хуҗалыгы хезмәт­чәннәренә игътибар бик тә кирәк, - ди ул, канәгать елмаеп.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: