Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кайда,сез, табиблар?

    Районнарда табиблар җитми. Моны бүген үк, иртәгә үк хәл итү сорала. Соңга калынса, 40-50 процент кына табиб эшләгән җирлектә медицина тармагы җимерелеп төшәр кебек.

    Җимерелер дип әйтү бераз арттыру шикелле килеп чыгар, чөнки районнардагы бер генә дәүләт поликлиникасының, хас­та­ханәсенең дә ябылганы юк әле. Участок хастаханәләре ул исәпкә керми. Аларны опти­ми­зация шаукымы күптән  юк итте. Халык, гозере төшкәндә, район­нардагы үзәк дәвалау оешма­ларына чыгып китә. Ә анда эш­ләүчеләр җитмәгәч, авыруны кем кабул итә соң? Бушлыкны башка табиблар тутыра, берн­и­чә ставка алып, йөкне барысы бергәләп тарталар. Ә болай эш­ләүнең нәтиҗәсе ничек? Саннар алдан, сыйфат арттан йөри тор­ган заманда әллә ничек тә ярыймы? Сүз бит сәламәтлек турында бара.

     
    Соңгы араларда Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңне­х­а­нов катнашында узган киңәш­мәләрдә дә медицина тармагына кадрлар әзерләү мәсьәләсен төр­ле яклап күтәрә башладылар. Элегрәк бу уңайдан күсәкнең авыр башы сәламәтлек саклау министрына төшә иде. Узган атна азагында булган киңәш­мәдә исә Президент видеоэ­лем­тә аша берничә район җитәкчесе белән сөйләште. Киңәшмә ва­кытында: “Поликлиникаларны төзеклән­де­рүгә, фельдшер-аку­шерлык пункт­лары ачуга бюд­жеттан сал­лы суммада акча салдык, ә аларда эшләргә кеше юк. Бу – район башлыклары җаваплы­лы­гында. Табиблар җит­мәү демог­рафия мәсьәлә­ләрендә дә, ха­лык­ның тулаем яшәеш сый­фа­тында да чагылыш таба”, – диде Рөстәм Миңне­ханов.

    Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу җәһәттән үз тәкъдимен җиткерде. Медицина уку йортларында максатчан киле­шү нигезендә укучыларны күз уңын­нан ычкындырырга ярамый. Бүтәннәр укырга керүчеләр исем­легеннән коелып калганда, болар,  килешү төзеп, җиңел генә кабул ителгәннәр бит. Димәк, диплом алгач, рәхим итеп, районнарына кире кайтсыннар. Уку дәверендә моны студентның  гел исенә төшереп торырга кирәк. Ә районнарның бурычы: яшь белгечне тораклы итү, стипендия түләү яки башка кызыксындыру чаралары күрү.


    Белгечләр мәсьәләсе нишләп шулай кабыргасы белән килеп бас­ты соң әле? Районнарда аларны ничек табалар? Шул уңайдан районнардагы хәлне өйрәндек. Мөс­лим башлыгы Рамил Муллин әй­түенчә, районга 2012–2018 елларда 32 табиб кайткан, шуның утызы төрле кызыксындыру программаларында катнашкан. Алар килешү тә­мамлануга саубуллашу ягын карамыймы? “Күбесе йорт салып, төп­ләнеп кала, – ди Рамил Хәмзә улы. – Студентлар максатчан, илле­гә илле программалары буенча да укыйлар. Быел биш бала кайтырга тиеш, алар белән сөй­ләшеп торабыз. Хастаханә яхшылап төзеклән­дерелде. Анда эш­ләүче тәҗрибәле табибларыбыз бар. Мөслимдә яшәү шартлары да уңайлы. Яшьл­әрне мәктәпләр, балалар бакчалары гына түгел, спорт комплекслары, мә­дәни чаралар да  кызыксындыра“.


    Ике-өч ел элек статистика Мөс­лим районында онкология белән авыручылар күплеген күрсәтә иде. Район җитәкчесеннән аның сәбә­бен дә белештек: “Ул күрсәт­кеч үз­гәреп тора, бер ел арта, икенче елны азая, – ди Рамил Муллин. – Быелгы саннар узган елдагыга караганда ике тапкыр ким­рәк. Яман шеш  арту диагностикага да бәйле, чир бит  яхшылап тикше­ренү үткәр­гән­дә табыла. Бездә диспансеризация әйбәт оештырылган. Безнең шикелле җирлек­ләрне иң борчыганы – демография мәсьәләсе. Бөтен эшебез яшь­ләрне авылда калдыруга юнәл­телгән. Кызыксындыру программалары буенча укырга күбрәк ир-егетләрне җибәрергә тырышабыз. Алар ватанпәрвәрлек хислә­рен югалтмаса, туган якка, һичшик­сез, әйләнеп кайтачак“.


    Аксубайда шушы көннәрдә генә акушер-гинекологлы булганнар. Узган ел азагында травматолог, хирург кайткан. Педиатрлар, оториноларинголог, башка белгечләр җитми. Медицина югары уку йортларында Аксубай районыннан дистәгә якын егет-кыз укый. “Алар кайтканчы сигез-тугыз ел вакыт уза, ә безгә табиблар хәзер кирәк“, – ди Аксубай районы үзәк хаста­ханәсе баш табибы Рөстәм Әхмәт­шин. Шуңа күрә табибларны күр­ше төбәкләрдән дә чакыралар. Чабаксардан, Тывадан, Оренбургтан ки­лүчеләр бар. “Авыл табибы“ программасында катнашучылар шактый. Әлеге программада 50 яшькә кадәрге хезмәткәрләр  катнаша ала. Читтән килүчеләргә торакны арендага бирәләр. “Поликлиникага заманча ремонт ясалды. Белгечкә эшләү өчен уңайлык та кирәк бит. Шулай да проблема кала әле. Чит­тән килүчеләр арасында килешү тәмамланганны көтеп торучылар да бар. Шул  җирлектән чыккан яшь­ләрне районга кайтару өчен акчаны кызганмаска кирәк. Якташларын халык та якын итә, үзләренә дә эшне оештыру, урнашу җиңелрәк була. Кеше туганнары, якыннары янында үзен җавап­лырак та тоя“, – ди Рөстәм Рәис улы.


    Азнакайга ике ел эчендә 42 табиб кайткан. Башкортстаннан  килү­челәр күп. Байтагы социаль ипотека буенча тораклы булган. Аренда торагында яшәүчеләр дә бар. “Казанда  25 студентыбыз белем ала, быел  өчесе кайтырга тиеш. Уфада, Ижевскида укучылар да бар. Иллегә илле программасы буенча да укытабыз, ягъни ярты хакны бюджеттан – хакимият, яртысын студент­ның ата-анасы түли. Яшьләрне укытырга ел саен 1,5–2 миллион сум акча китә. Аларның кайтып эш күр­сәтүен түземсезлек белән көтә­без, – ди Азнакай районы хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Баштарак контракт төзеп китүчеләр арасында, кайтмыйбыз,  дип ялындыручылар булгалады. Укыган өчен ак­ча­ны кайтарып бирергә туры ки­лә­чәген әйткәч, уйлары үз­гәрде. Бездә дә кытлык бар: педиатрлар, офтальмолог, эндокринолог, невролог җит­ми, венеролог әзер­ләргә кирәк. Алар эшен бүтәннәр башкарып тора. Табибларыбыз ур­тача 50–60 мең сум хезмәт хакы ала. Яшьләр районга кайтыр дип уйлыйм“.


    Азнакай халкы йөрәгенә операция ясатырга Әлмәткә йөри. Андагы белгечләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Диспансеризация вакытында 98-99 процент халык тикше­ренү уза, диләр. “Белгеч җитмәгәч, тикшеренүләр “тамга“ өчен генә оештырылмыймы?“ – дип сорагач, Мар­сель Зөфәр улы: “Андый күз буяуның булмавына ышандырып әйтә  алам. Баш табиб һәр җыелыш­та аның буенча исәп-хисап тота. Әлеге эшне кайсы оешманың ничек оештыруын, кай­да проблема барлыгын җит­керә“, – дип җавап бирде.


    Мамадыш районы үзәк хас­та­ханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев исә: “Бездә табибларга буш вакансия юк, – дип шаккатырды. – Башлангыч звенода педиатрлар да, участок табиблары да җитәрлек“. Районга кайткан педиатрлар демография мәсьәләсен үзләренчә хәл итәргә алынганнар: бәби табарга декрет ялына китеп барганнар. Рәттән икенче баласын алып кайтучылар да бар. Аларны пенсия яшен­дәгеләр вакытлыча алмаштырып то­ра. Райондагы 90га якын табиб­ның 10 проценты пенсия яшендә икән. “Яшьләргә өметләнергә ки­рәк, ләкин пенсионерларга да кул селтәргә ярамый. Өлкәннәр үз эшен менә дигән итеп башкара“, – ди баш табиб.


    Соңгы биш елда Мамадыш районына 40 табиб кайткан. Хәзер дә табиблыкка 40тан артык егет-кыз укый икән. 2018 елда сигез кешене эшкә алганнар. Баш табиб, яшьләр безгә үзләре кайтам, дип тора ди­гәч, Мамадыш  нәрсәсе белән үзенә тарта соң, дип сорамыйча кала алмадым.


    – Мамадыш та кызыктырмагач, тагын кайсы як кызыксындырсын. Шулкадәр матур як бит, ничек кайтмасыннар?! – ди Дамир Фаяз улы. – Шәһәрдә калган яшь белгеч, 25-30 мең сумга эшләп йөри. Ярты хезмәт хакы фатир арендалауга китә. Бездә тормыш алып бару җиңелрәк. Кемдер – ипотека, кемдер аренда торагына ия булды. Белгеч китә икән, арендага бирелгән фатирны  кире тапшыра. Ачкычны, икенче табиб килүгә, аңа тоттырам.


    Эшкә килүчеләр булган кебек, китүчеләр дә бар. Берәүләр үзе ки­тә, икенчеләре эшне тиешенчә баш­кара алмагач, җибәрелә. “Эш­ләү кулыннан килми икән, аны тотудан мәгънә юк, – ди баш табиб. – Арада гел “бишле“гә укып та, эш майтара алмаганнары очрый. Кайчак “дүрт­ле“гә укыганы сәләтлерәк тә булып чыга. Табиб һөнәре – үзен­чәлекле хезмәт ул. Кеше яратып эшләми икән, күпме генә тырышсаң да, аннан яхшы белгеч ясап булмый. Институт тәмамлау­чылар күп, чын табиблар аз. Яхшы белгечкә исә әйбәт хезмәт хакы да түләргә кирәк. Юкса ул башка районнардан эш эзли башлый...“

    Фото: архив/Татар-информ

    http://www.vatantat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: