Казан Кремлендә «Яшь парларга грантлар» проектының беренче 20 җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Яшь парлар өчен грант конкурсы-8 июльдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көнендә старт алды
Әлеге парлар арасында, Саба районы яшьләре: Давлиев Әлфис һәм Демидова Лидия да бар. Алар гариза тутырып җибәреп җиңучеләр исемлегенә керделәр. Ә без исә, яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм август аенда, үзебезнең ЗАГС бүлегендә никахларын рәсмиләштерергә көтеп калабыз
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яшьләр эшләре Министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе белән берлектә бөтен ил өчен уникаль булган «Яшь парларга грантлар» социаль проектын эшләтеп җибәрде.
Туй тантанасын уздыруга яшь парлар өчен грант конкурсы-8 июльдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көнендә старт алды
Һәр грант күләме 100 мең сум тәшкил итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев