Саба таңнары

Кәбир Хуҗин: “Көл – иң шәп ашлама”

Олыязда яшәүче Кәбир Хуҗин авылында гына­ түгел, районда да бәрәңге игүче бердәнбер кеше. Фермер хуҗа­лыгы буларак эшли башлавына 25 ел. Белгечлеге буенча агроном да, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгеч тә түгел, электрчы икән.

Төгәллеге, җирне яратып үсүе, кызыксынучанлыгы фермер хуҗалыгы оештырырга ярдәм иткән. Егерме биш гектар җирдән эш башлаган фермерның бүгенге көндә 130 гектар җире бар. Аның 7 гектарында бәрәңге, калганында бөртеклеләр игелә, печән үстерелә. Корылык­лы 2010 елда да гектарыннан 90 центнер уңыш алуга ирешкән. Узган ел гектарыннан 220 центнер бәрәңге җыеп алган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәрәңге мәйданнарын арттыручы хуҗалыкларга вәгъдә итүче ярдәм акчасын алырга әлегә уйламый. Үз көчләре белән бәрәңге подвалы төзи башлаганнар. Киләчәктә бәрәңге чүпләү өчен комбайн алырга да исәплиләр. Менә шулай, шәхси хуҗалыклар да йорт яны бакчасында утырткан кадәр дә уңыш ала алмаганда, алар капчык-капчык бәрәңге җыя. Базлардан бәрәңге чыгарыр вакыт җиткәндә газета укучыларның сорауларына җавап ишетәсе килеп, Кәбир абыйның үзе белән сөйләшеп алдык.
-Кәбир абый, соңгы елларда бәрәңге үстерә белми башладыкмы, бик азлар гына уңыш ала...
-Аның сере юктан гына тора инде. Мул уңыш алыр өчен, эшләргә дә эшләргә. Туфрагын да, чәчүлек орлыкны да бердәй кайгыртканда гына уңышка ирешергә мөмкин. Җирне сыйлап торырга кирәк, шунсыз уңыш алып булмый. Хәзер туфрак та бик зарарланды. Адәм баласы кебек, ул да чирли бит. Читтән бәрәңге сатып алалар, алар белән бергә чир дә ияреп керә. Иң беренче чәчү әйләнешен җайга салу мөһим. Күп утыртып күп алам дип уйлыйсы түгел. Мисалга, бакчаның бер өлешенә бәрәңге, икенче өлешенә горчица чәчәргә мөмкин. Быел ук шуны көйләсәләр, уңыш артуга өмет бар.
- Бәрәңгене ярып утырту отышлымы, әллә йомры килешме?
- Галимнәр элек-электән ярып утыртуны өстен күрә. Организм киселгәч яшәү өчен көрәшә бит, шуның кебек бәрәңге дә үсеп китү өчен көрәшә. Безнең әни дә ярып утырта иде. Бу ысул бакчага утыртканда мөмкин, ә кыр өчен бәрәңгене ярып бетерү мөмкин түгел.
- Үзегез нинди сортлар утыртасыз?
- Без "Удача" сортын утыртабыз. Менә быел яңа сорт булдыру турында да уйланабыз. Чәчүлек орлыгы зарарланмый икән, бәрәңге булганчы утыртырга була.
- Сез бәрәңгене агулап утыртасызмы? Башкаларга да киңәш итәсезме?
- "Престиж" белән агулап утыртып караган булды. Сүз дә юк, файдасы бик зур. Корт чүпләп азапланасы юк, корткычларга каршы эшкәртеп тору да кирәкми. Күршедәгесе керсә дә, яфрагын ашагач, шунда ук үлә. Әмма шул бәрәңгене кимергән корт үлгәч, кеше организмына зарары күптер дип уйлыйм. Галимнәр юк, дип ышандыра ышандыруын. Мин башка аның белән эшкәртмәдем.
- Чүп үләннәренә каршы ничек көрәшәсез?
- Чүп үләннәренә каршы мин препарат кулланмыйм. Безнең тырнаклы, "Ежик" агрегаты бар. Гел шуның белән эшкәртеп торабыз. Бәрәңге утырткач та бер атнадан, чүп үләннәренең ак җепселләре күренә башлау­га шул агрегат белән бер кат тырмалыйбыз, тишелеп чыкканчы өч-дүрт тапкыр шуның белән эшкәртәбез. Тишелеп чыккач өйдергеч куеп эшкәртә башлыйбыз. Бәрәңгене җир җылынып беткәч кенә утыртырга кирәк. Алдан утыртуның файдасы юк.
Бәрәңгене яровойлаштырганда агач көле белән ашларга киңәш итәм. Без утыртканда да көл салабыз. Кыш буе әзерлибез. Бәрәңгегә кирәкле калий, кальций нәкъ менә агач көлендә бар да инде. Өйдә кул белән утыртканда да һәр төп саен көл сала идек, бер төпкә берәр калак җитә. Көл - иң шәп ашлама. Бәрәңге игү бик чыгымлы ул. Яхшы орлыкның бер килограммы гына да 60 сум, туфракны эшкәртергә ягулыгы, ашламасы кирәк.
- Чыгымлы, күп хезмәтле булса да бәрәңге игүне ташламыйсыз икән. Җирне яратканнанмы бу?
- Барысын да санап карасаң, ашлык утырткан җирдән алган табышны, бәрәңгенең бер гектарыннан ун тапкыр күбрәк алырга мөмкин. Билгеле, моның өчен бик тырышырга, күп көч куярга кирәк. Аннан соң бәрәңге үстерү ияләнгән хезмәт бит. Аны да үстермәсәк нишләргә кирәк тагын. Без җирдә эшләп өйрәнгән бит инде.
Бәрәңгене утырту өчен җир 9-10 градуска кадәр җылынып җитәргә тиеш. Бу - каенның яфрак яра башлау чорына туры килә. Халык сынамышлары буенча, каен яфрагы бер тиен зурлыгына җитсә, бәрәңге утыртырга вакыт.
Утыртыр алдыннан, бәрәңгене үрдерергә кирәк. Аларның "борыны" утырткан вакытта 0,2-0,5 см булса бик әйбәт. Шыттырып утыртканда ул йогышлы авырулар белән дә авырмаячак.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: