Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кич утырганда кесәл пешердек...

    Шоумен, туйлар, тамашалар алып баручы Фәнил Вакказовның әбисе Рәшидә апага шушы көннәрдә кич утырырга бардык. Нәкъ элеккечә, борынгыча булсын әле, дидек. Мәртен авылына кичен, эштән соң чыгып киттек.

    Авыл бик кечкенә, унөч хуҗалыкта гына ут яна. Тынлык. Көн дәвамындагы шау-шудан башлар арыгангамы, биредә бик тә рәхәт. Аяк асты бозлавык булса да күңелле. Ә Рәшидә апа эре чәчәкле матур күлмәген киеп, ап-ак яулыгын ябып, безне көткән. Җете ак челтәрле, зәңгәрсу пәрдәле тәрәзә төбендә тамчы гөлләре "тама". Йомшак япмалы диванга биек итеп мендәрләр өеп куелган. Кайдандыр келт-келт итеп йөргән сәгать тавышы килә. Ястү намазын укып, тәсбихен тартып, эшен төгәлләп куйган әбекәй. Кече якта, ап-ак морҗа янында кич утырганда пешерәсе кесәле әчеп утыра.

    Солы ярмасыннан (геркулес) әзерләнә торган бу ризыкны хәзер белүчеләр аздыр, мөгаен. Аны элек тә күбрәк әбиләр һәм бабайлар яратып ашый иде. Ә юкка пешермибез икән кесәлне. Тәмле булуы өстенә файдалы үзенчәлекләре дә бик күп аның. Өстәвенә әзерләргә дә җайлы һәм тиз. Сиксән дүрт яшьлек Рәшидә әби белән бергәләп кесәл ясарга өйрәндек.

    Иң беренче "эсвежий" чүпрәнең дүрттән бер өлешен суга салып, аз гына шикәр комы, шуңа ике аш кашыгы он өстәп күпертәбез. Ул күпереп менгәч, ике чокыр солы ярмасы, ике чокыр су салып болгатабыз да, әчергә куябыз. Өч-дүрт сәгатьтә әчеп өлгерә, озаграк торса ачырак була, шуңа күрә, вакытында пешерергә кирәк. Ачыган массаны сөзгеч аша сөзәбез. Солы ярмасы иләкнең өстендә кала. Ә пешерү өчен астагы савытка агып төшкән сыек массасы алына. Шуны акрын утта пешерәсе генә кала. Төпкә утырмасын өчен гел болгатып торасы. Кесәлне кайнар килеш, салкын сөт белән ашыйсы. Биш минутта әзер була.

    Рәшидә апа ире Гәрәй абый белән биш егет һәм бер кыз үстергәннәр. Гәрәй бабай трактор йөрткән, Рәшидә апа кирпеч сугуда да катнашкан, заводта шырпы да ясаган, яшелчә киптерү заводында бәрәңге дә киптергән, мәктәптә идән дә юган.

    - Әтисез үскәнгә төп йортта авырлык күп булды. Килен булып килгәч Гәрәй миңа авырлык китермәде. Печән дә чапмадым, утын да кисмәдем, ирем бик көчле иде, бар эшне үзе башкарды. Балаларны да эшкә өйрәтте, киленнәрем дә уңган булды, Аллага шөкер, - ди Рәшидә апа. - Элек әниләр учак ягып, зур казан асып пешерделәр. Гәрәй бик ярата торган иде, ул исән чагында гел пешердем. Хәзер күрше-тирәләргә дә кертәм. Оркыяга, Даниягә, Рәхиләгә дә бирдем әле.

    Менә шулай күрше-күлән, таныш-белешне дә тәмле кесәле белән сыйлап гомер кичерә әбекәй. Элек гел шулай иде бит. Берәр ризык пешерсәң, һичшиксез күршегә дә авыз иттерәсе иде. Киң күңеллелек, юмартлык булган шул әби-бабайларда. Әбинең күршесендә генә гаиләсе белән кече улы Расим яши.Вакказовлар нәселе затлы, бай нәсел. Кайсын гына алсаң да, күпләргә үрнәк булырлык гомер итәләр. Олы уллары Хәтмулла Кукмара районы Байлангар мәктәбендә директор, Наиләсе Сабада тәрбияче, Мөдәрисе, Расимы тракторчы, Мөсәвир һәм Әюп - шофер. Оныклары да тел-теш тидерерлек түгел. Барлыгы уналты алар.

    Оныгы Фәнилнең кечкенә чагында тарыган вакыйганы ишеткәч, әбиләрнең чыннан да сабыйларга фәрештә канатын җәя дигәннәренә ышанасың. Бибизирин әбисенең иске өе тауга түбән урнашкан булган. Әбисе казан янында ашарга пешерә икән, кечкенә Фәнил аның янында кайнашканда, тау өстендә торган "ДТ" тракторы кабынып китә, тракторчы идарәне югалтып, куәтле техника өйгә кереп, идән астына төшеп утыра. Бәхеткә матча төшеп, морҗага терәлә дә әби белән онык бушлыкта исән калалар.

    - И-и-и элек сыерны да өйгә алып керә идек инде. Өйалды баскычлы була иде, сыер шуның һәр баскычына басып керә, бозавын имезгәч чыгып китә. Әле бер елны Фәхриҗамалларның сыеры идән астына да төшеп китте бит, - дип үткәннәрен дә искә төшереп ала Рәшидә апа.

    Уналты оныгы унике оныкчык белән дә бүләкләгән Рәшидә әбекәйне. Солы ярмасыннан пеш­кән кесәлне ашый-ашый Фәнил Вакказовның ничек сәнгатькә тартылуының да серенә төшендек. Гәрәй бабай заманында авылның бер дигән җырчысы, гармунчысы булган икән. Балалары да әтиләре кебек гармунда уйный, җырлый.

    - Кече улым Расим армиягә киткәндә Фәнилгә дүрт яшь иде. Шул вакытта эскәмиядә утырып: "Туган үскән илләреңдә, гомер кичерсәң иде", дип, җырлый иде. Аннан гармун алып бирдек үзенә, - ди әбиләре.

    Кич утыру күңелле булды. Иң файдалысы шул - солы ярмасыннан кесәл ясарга өйрәндек. Сез дә пешереп карагыз әле. Солы составында сирәк очрый торган аминокислоталар, аксым һәм майлар бар. Солы боткасы диетик ризык булып санала, ул кандагы холестерин күләмен киметергә сәләтле, ди бит белгечләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: