Саба таңнары

Көн саен уңышка бер баскыч

Кеше тормышында җитди карар кабул итә торган вакытлар күп була. Шуларның берсе һәм, ялгышмасам, иң җаваплылысы - булачак һөнәрне сайлау.

Профессия сайлаганда ничек ялгышмаска? Нинди уку йортына өстенлек бирергә? Бүгенге көндә иң зур ихтыяҗ тудыручы һөнәрләр исемлеген сорап, интернет-сайтка мөрәҗәгать иттек. Баксаң, илебездә киләчәктә IT белгечләр, инженер-проектлаучылар, педагоглар, персонал буенча белгечләр, юристлар, маркетологлар, экологлар, төрле эшче һөнәрләр, матурлык индустриясе белгечләре һәм, әлбәттә, медикларга сорау зур булачак. Медицина белгечлеге һәрвакыт абруйлы хезмәт булып саналды. Әмма иң гуманлы бу һөнәрне йөрәк белән кабул итмәсәң, дан, дәрәҗә, яки яхшы хезмәт хакы алу өчен генә үз итеп булмый. Табиб һөнәре, батырлык, фидакарьлек, күңелнең һәм уй- фикернең чисталыгын, үз-үзеңне аямауны таләп итә- дигән бит бөек классигыбыз да. Димәк, бу тармакта очраклы кешеләр була алмый.

Саба кызы, булачак табибә, бүгенге көндә Казан дәүләт медицина университетында белем алучы, фәнни эшләре һәм укудагы уңышлары өчен Президент стипендиясенә лаек булган Гүзәл Мияссарова белән әнә шул турыда сөйләшәбез.

-Гүзәл, киләчәктә табиб булырга хыялланган һәркем, әйтик, гади авыл баласы да бу уку йортына җиңел генә укырга керә аламы?

- Мин үзем мәктәптә 4-5кә генә укыдым. 8 класста биология фәне белән кызыксына башладым. «Врач апа» буласым килү теләге сабый чактан ук бөреләнә башлаган иде инде анысы. Мәктәптә яхшы укысам да, тырышып укуның чын асылына университетта төшендем. Чөнки укуы бик авыр, үз-үзеңә бик таләпчән булырга кирәк. Монда сессия алдыннан яки билге алыр өчен генә укымыйлар, фәнне тирәнтен өйрәнеп, белгәнеңне, аңлаганыңны иң элек үзеңә исбатларга кирәк. Иң авыры, мөгаен, 1 курста булгандыр, уку нагрузкасы көчле, курсташларыңа ияләнергә дә кирәк. Укытучылар да бик таләпчән. Ә укырга һәркем керә аламы дигәндә, табиб булырга хыялланучы яшьләргә шундый киңәш бирәсем килә, бу юнәлештәге фәннәрне хәзердән үк ныклап үзләштерсеннәр иде. Мәктәптә барлык темаларны да өйрәнеп барсаң, дәресләрне калдырмасаң, имтихан алдыннан кабатлап чыгарга гына кала. БДИны уңышлы тапшырсаң, укырга да җиңел керәсең. Мин үзем университетка районнан бирелгән максатчан юллама буенча кердем. Медико-профилактика факультетында V курста белем алам. КДМУда, ялгышмасам, бүгенге көндә 20гә якын райондашыбыз укый.

-Гүзәл, булачак һөнәреңнең әле тормышта кирәге чыкканы бармы?

-Әлбәттә.Дөрес, миңа әлегә күбрәк киңәшләр белән булышырга туры килә. Таныш-белешләр телефон аша да чыгалар, хатын-кыз авырулары буенча, кан басымы белән мөрәҗәгать итүчеләр булгалый. Быел Соль Илецкийга баргач, бер кешегә аппендицит өянәгендә беренче ярдәм күрсәтергә туры килде, хастаханәгә операциягә озаттык үзен. Аллага шөкер, ахыры хәерле тәмамланды, ул тиз арада терелеп аякка басты.

-Уку нагрузкасы көчле булгач, буш вакытларга да урын калмыйдыр?

-Вакытыңны дөрес итеп бүлә белсәң, бар нәрсәгә дә өлгереп була. Әле мин университеттан тыш Казанның «Шамил» мәдрәсәсендә кичке бүлектә дини гыйлем дә үзләштерәм. Гаиләгә дә игътибар кимемәскә тиеш бит (Гүзәл моннан ике ел элек кияүгә чыкты- ред.). Вакыт кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән амәнәт ул. Бүгенге заманда кешенең вакытын файдасызга ашый торган «алдавыч»лар күбәйде. Интернет, телефон, телевизордан чама белән файдаланырга кирәк. Буш вакытта иң яхшысы - китап уку. Көн саен кеше гыйлем алуда, үзен камилләштерүдә бер баскычка югары күтәрелергә тиеш. Шул чакта гына аны уңыш көтә.

Әңгәмәдәш Илмира Галимуллина.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: