Реклама
Шушы елның 6-9 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының V Корылтае булачак.
Әлеге форумда дөньяның төрле илләреннән катнашучы милләттәшләребезнең 9 декабрьдә Саба районына да килүе көтелә. Кичә Корылтайга районыбыздан делегатлар итеп республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтенроссия милли-спорт көрәше федерациясе рәисе Җәүдәт Миннәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Саба муниципаль районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгат Нәҗмиев сайланды.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз