Саба таңнары

Күпне күргән ветеран [+фото]

"Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрермен дип уйламаган идем, Ходай насыйп итте, бу көннәрне күрә алуыма күңел сөенә", - ди Иске Икшермә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурислам Фәрхуллин.

- Өстебезгә пуля яңгыры яуганда кая анда исән калу турында уйлау. Яшьлек заманнарны күрмәдек, шуңа Ходай озын гомер белән бүләкләгәндер", -ди ул. Бүген гомер иткән карчыгы 87 яшьлек Гөлбикә әби белән хәерле, имин гомер кичерә. Узылган гомереңнең һәр көне мәгънәле, картлык көнеңдә таяныч булырлык игелекле балаларың булу - тормышның бөтен кыйммәте дә шушыдыр. Гаилә корып яши башлау­ларына күп еллар узып, дәһшәтле елларны узсалар да, тормышка һәм бер-беренә булган мәхәббәт хисләре сүрелмәгән аларның. Икесе дә Казанчы Бигәнәй авылында туып үскән әби-бабай инде 64 ел бергә гомер кичерә.
Нурислам абыйга сугыш михнәт­ләрен күргәнче дә авырлыкларны күп күрергә туры килә. "Ятимлек ачысын күп татыдым. Башта әни вафат булды, аннан әти, әнинең сеңлесе белән җизни тәрбиясендә үстем. 12 яшемнән Шәмәрдәннән ат белән икмәк ташый башладым. Ул чордагы Шәмәрдән-Саба юлының мин басмаган бер генә ташы да калмагандыр",- дип искә ала ветеран. "Әтинең ятимлек ачысы үзәгенә үткән, инкубатордан алган каз-үрдәкләрне дә кызганып, әти-әни җылысы күрмичә үскән җаннар бит сез дип, бик кадерләп, иркәләп кенә үстерә", - ди киленнәре.
1943 елның декабрендә 18 яшендә сугышка алына. II Балтыйк буе фронтының 98 дивизиясе составында иленең азатлыгы өчен көрәшә. Великие Луки, Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның февраль иртәсендә Витебск өчен барган бәрелештә каты яралана. Ике ай госпитальдә дәваланганнан соң махсус комиссия бәяләмәсе белән май аенда тылга озатыла. Бер җирдә дә рәхәт тормыш көтеп тормый ул чорда. Кайтуга, кырчылык бригадиры булып эшли башлый. 1950 елда ул Гөлбикә белән гаилә кора. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары Рәис, Илдар, Кадрия өчесе дә ветеринария институтын тәмамлап, төрле төбәкләрдә намуслы хезмәт куялар. Нурислам абыйны Иске Икшермәгә участок инспекторы итеп билгеләгәч, биредә төпләнеп калалар. 1959 елдан лаеклы ялга киткәнче Иске Икшермә ветеринария аптекасы мөдире булып эшли. "Гомерем буе җәяү йөрдем, 10 чак­рым арага җәяү барып печән чаба идем, озын гомерле булуымның сере шундадыр", - ди Нурислам абый. - Аннан шушы яшькә җит­кәнче гел чишмә суы гына эчтек. Ат белән гел үзем чишмәгә барып алып кайта идем, хәзер Чаллыда яшәүче Илдар улым Тукай районындагы бер чишмәдән алып кайта. Бер чишмә суына ияләнгәч, авыз тегесен бик тиз сизә шул",- ди ул.
Үзләре әйтмәсәләр дә аңлашыла, озын гомерле булуларының тагын бер сере шунда: гомер буе эштән аерылмаганнар алар, тик тора белмәгәннәр. "Бабай 70кә кадәр, мин 67яшькә кадәр эшләдек. Сыерны бетергәнгә дә күп түгел әле, картайды, шуңа гына кәҗәгә күчтек", - дип сүзгә кушыла Гөлбикә әби. Бүгенге көндә дә кош-корт, каз-үрдәк асрыйлар.
Әтиләрен олы юбилейлары белән тәбрикләргә өй тутырып балалары, оныклары кайткан иде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев ветеранга Россия Президентының котлавын, бүләкләр тапшырды. Юбилярга "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, Икшермә авыл җирлеге башлыгы Рәсимә Нургалиева да изге теләкләр җиткерделәр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: