Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кыз-әбиләр әле егетләрчә

    Гомерләре ялгыз үтеп, бер тапкыр да кияүгә чыкмыйча картайган әби-апалар һәр авылда бар. Күпләрен каһәр төшкән сугыш пар канатсыз итте. Әлеге кара афәт белән ишелгән авырлыкларга күмелеп, тормыш юлы уздылар, үзләренә насыйп булырга тиешле тиң парлары изге яудан кайтмый калды. Безнең Йосыф-Алан авылында яшәүче кыз-әбиләр Кадрия һәм Миңнесорур Вәлиуллиналарның да...

    Гомерләре ялгыз үтеп, бер тапкыр да кияүгә чыкмыйча картайган әби-апалар һәр авылда бар. Күпләрен каһәр төшкән сугыш пар канатсыз итте. Әлеге кара афәт белән ишелгән авырлыкларга күмелеп, тормыш юлы уздылар, үзләренә насыйп булырга тиешле тиң парлары изге яудан кайтмый калды. Безнең Йосыф-Алан авылында яшәүче кыз-әбиләр Кадрия һәм Миңнесорур Вәлиуллиналарның да балачагы сугыш чорына туры килгән. Хәзер инде һәр туар көнгә шөкер итеп, мал-мөлкәтләренең кадерен белеп гомер иткән көннәре. Берсенә -78, икенчесенә 75 яшь булса да, гел хәрәкәттә алар. Әле беркөнне кызу атлап, уйга бирелеп урамнан барганда:

    -Ник исәнләшмисең, Данил, энем, баемагансыңдыр бит?- дигән тавышка сискәнеп киттем. Кадрия апаның капка алдына сукмак салуы икән.

    Сәламен алып, аңа күптәнге ниятемне белдердем.

    -Яз, энем, язсаң, ару итеп яз, алайса. Авыл халкы, Кадрия ул Казанда рәхәттә генә яшәде, дип әйтергә дә ярата. Күпләр минем тормышымны белмиләр дә әле,- дип җавап кайтарды ул.

    Аның әти-әнисе Бибигайшә белән Әһлиулла Тенеки авылыннан. Кадрия - беренче балалары. Аннан соң Нәкыя, 1938 елда - Миңнесорур, 1941 елда Мәҗит туа. Күпне күргән әтисе Әһлиулла Фин сугышында да катнаша. 1941 елның мартында аны кабат сборга алалар. "Борчылма, хатын, безне озак тотмаслар, балаларны кара, үзеңне сакла",- дип чыгып киткән иргә 7 елдан соң гына әйләнеп кайтырга язган була. Сбордагы Әһлиулланы сугышның иң алгы сызыгына җибәрәләр. Көчләр тигез булмый, әсирлеккә эләккән солдатны Германиягә озаталар. Шуннан соң аның хәбәрсез югалуы турында язу гына килә. Тәмугтан исән чыккан Әһлиулла абый 7 елдан соң гына туган ягына кайта. Әсирлек газаплары сәламәтлеген нык какшаткан солдат тоткынлыкта күргәннәре турында сөйләргә яратмый. Кайчакларда гына: "И, егетләр, анда сыерларны көтүче түгел, ә таяккка тарттырылган чыбыклар көтә",- дип сөйли торган булган ул. Әһлиулла абый Германиядә сугыш вакытында күргән "электропастух"лар исә безнең якларга 1980 елларда гына кайтты әле.

    Сугыштан соң Вәлиуллиннар гаиләсендә Фәния, Зөлхиҗә, Хәния, Фирдәвес дөньяга килә. Шулай итеп, итеп Бибигайшә апа ун балага (дөрес, икесенең гомере озын булмый) гомер бирә. Иң олысы Кадрия әнисенә кечкенәдән булышып үсә. "Көндез көлтә бәйлибез, ә төнлә аларны ындырга кертә идек",- дип искә алды ул сугыш урлаган балачагын. Кадрия апа 22 яшендә Казанга китеп, башта икмәк пешерүдә эшли, аннары станокчы була. Эш белән яшьлек елларының үткәнен сизми дә кала ул. Тырышлыгы өчен 1978 елда Мәскәүдә узган съезд делегаты итеп тә сайлана, "Хезмәткә дан" медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач, Йосыф-Аланга кайта һәм тормыш йөген сеңлесе белән бергә тарта башлыйлар. Язын иң беренче каз бәбкәләре аларның хуҗалыгында чыга. Җәй җитү белән мал-туар өчен елга- урман буйларыннан печән әзерләү хәстәрен күрәләр. Алар асраган сарыклар авылда чисталыгы, көр булуы белән аерылып тора. Көз җитүгә, беренчеләрдән булып, иренмичә бер чүбен дә калдырмый утап үстергән бәрәңгедән мул уңыш алалар. Кышын да ишек алдыннан кермиләр, кар көрәп мәш киләләр. Гомумән, тырышлыкларына сокланмый мөмкин түгел. Мин ил-көнгә шөкер итеп яшәүче кыз-әбиләргә сәламәтлек, бер-берләренә терәк-таяныч булып озын-озак гомер итүләрен телим.

    Данил Галләмов.

    Калатау.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: