Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Мәхәббәт чишмәсе

    Узган җомгада район мәдәният йортында Саба кадет-интернат мәктәбе коллективы Исламия Мәхмүтованың "Мәхәббәт чишмәсе" мелодрамасын сәхнәгә куйды.

    Уен-көлкегә, җыр-биюгә бай, романтик рухтагы спектакльдә вакыйгалар авылның "Мәхәббәт чишмәсе" янында бара. Борынгыдан сакланып килгән гадәт буенча авыл кешеләре изге чишмә буенча килеп теләкләр теләгәннәр, җырлы-биюле уеннар уйнаганнар, гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешкәннәр. Шул чишмә янында ирен фронтка озатып калган Гайния әби хәбәрсез югалган Гарифулласын көтеп яши. Авыл яшьләре - агроном егет Илнар белән укытучы кыз Ләйсәннең дә мәхәббәтләре чишмә буенча бөреләнә һәм алар мәңгегә бергә булырга вәгъдә бирешәләр. Әмма йөгәнсез яшьлек саф хисләр белән исәпләшеп тормый, вәгъдәләр онытыла, язмышлар чуала. Кадет мәктәбе укытучылары һәр образны профессиональ югарылыктагы осталык белән ачуга ирешеп, тамашачының күңелен яуладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: