Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Мичәнбаш фермасында бер танада котыру чире билгеләре табылган

    Татарстан Республикасында кыргый җәнлекләрнең, хайваннарның котыруы белән бәйле эпизоотик хәл киеренке булып кала.

    Узган ел гына да хайваннардан зыян күргән 10 меңнән артык кеше исәпкә алынган. Андыйлар безнең районда да бар. Былтыр ел буена медицина учреждениеләренә хайваннардан зыян күргән 83 кеше мөрәҗәгать иткән булса, быел инде ике айда ук 35кә җиткән. Шуларның 10ысы җәнлекләр тешләвеннән зыян күргән. Әгәр әлеге җәнлекләр котыру авыруын китереп чыгаручы вируслар белән йогышланган булса, кешеләрнең тормышына җитди куркыныч яный дигән сүз. Район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Марсель Хисмәтовның әйтүенә караганда, быел 6 җәнлектә һәм хайванда андый вирусларның булуы лаборатор анализлар белән расланган. Шуларның өчесе төлке, калганнары мәче һәм тана. "Бүгенге көндә бер мәче лабораториядә күзәтү астында тотыла. Әлегә ул-бу сизелми. Шуңа да карамастан, күзәтүне 10 көн дәвам итәчәкбез",- ди М.Хисмәтов.

    Районда котыру авыруы белән бәйле эпидемиологик вәзгыятьне ачыклау өчен ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба филиалы табиб-эпидемиологы Ризәлә Ярмөхәммәтова белән дә сөйләштек. "Йогышлану өчен хәтта җәнлекнең тешләве дә мәҗбүри түгел. Ягъни вируслы селәгәйнең тиредәге җәрәхәткә эләгүе дә җитә. Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән 34 кешенең 24е - шикле җәнлекләр белән элемтәдә яки алар орынган, кагылып киткән әйберләр белән контактта булган кешеләр. Мисал өчен, Каз.Бигәнәй авылында бер шәхси хуҗалык сараена төлке кереп, 4-5 тавыкны буып чыгып китә. Хуҗа кеше тавыкларны кулы белән тотып капчыкка тутыра. Ягъни котыру вирусы табылу ихтималы булган әйбер белән контактка керә. Ә хәзерге вакытта лаборатор күзәтүдәге шикле мәчене Сабадагы тулай торактан эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп тотып алды. Аның белән белән контактта булганнар да теркәлүгә алынды. Моннан тыш Мичәнбаш фермасында котыру чире билгеләре булган тана белән контактта булган 12 кеше дә хәзер медицина күзәтү астында. Шулай итеп, барысы 34 кеше иммуноглобулин, 0, 3, 7, 14, 30, 90 схемасы буенча вакцина ала",- диде табиб.

    Котыру авыруын йоктырмауның иң мөһим чарасы - урам этләре һәм мәчеләре янына якын бармау. Кыргый ерткыч хайваннар котыру авыруы вирусын йөртүчеләр һәм аны таратучылар булып тора. Беренче чиратта, болар - төлкеләр. Алар гыйнвар-февральдә парлашканда активлаша, чирле булса, кешедән курыкмый башлый, торак пунктларга, ишегалларына, фермаларга үтеп керә, очраган һәркемгә ташлана һәм тешләгәндә зарарлый. Котыру билгеләре булган кыргый җәнлекләргә юлыгу белән катлаулы хәл килеп туганда 112 телефоны аша элемтәгә чыгып, коткаручыларны чакырырга кирәк.

    Төлкеләр санын көйләүне барлык районнарда системага салганда гына күпмедер уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, чөнки алар өчен чикләр юк. Бер районда күпмедер профилактика чаралары күрелеп, икенчесендә бер нәрсә дә эшләнмәсә, төлкеләр бушаган территориягә хәзер үтеп керәчәкләр. Котыру авыруына шикле булган хайваннар тешләгәндә, тырнаганда кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә, үзәк хастаханә поликлиникасына, авылларда ФАПларда эшләүче фельшерларга мөрәҗәгать итегез. Прививка - авырудан сакланып калуның бердәнбер чарасы.

    Фәнил Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: