Саба таңнары

Мин күргән Грозный

Миңа быел чираттагы ялымны Ставрополь краеның Ессентуки шәһәрендә урнашкан шифаханәләрнең берсендә үткәрергә туры килде.

Географияне чамалаган кеше Төньяк Кавказның минераль сулар белән данланганын белә торгандыр. Кыя-ташлары күккә ашардай Кавказ тау­лары, үзенчәлекле табигате, җир астыннан кайнап чыгып утыручы минераль су чыганаклары, борыннарны ярып керүче тау һавасы, бер-бер артлы тезелеп утыручы курорт-шәһәрләр - Ессентуки, Кисловодск, Железноводск, Пятигорск миндә мәңге онытылмаслык тойгылар калдырды. Ә инде Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәренә экскурсия булачагын белгәч, бу көнне күңел зур кызыксыну катыш дулкынлану белән көтте. Ессентукидан Грозныйга 330 чакрым икән. Без, бер зур автобус туристлар, иртәнге 5тә юлга кузгалдык. Гидыбыз йокылы-уяулы туристларны Ставрополь крае чиген узуга Кабардино-Балкария Республикасы биләмәсенә керүебезне, Бөек Ватан сугышы елларында бу урыннарда каты бәрелешләр булуын сөйләп узды. Көзге көнне хәтерләткән, пыскак яңгыр явып торган томанлы иртәдә автобусыбызны махсус туктатып, таможня тикшерүе узачагыбызны әйттеләр. Автобустан төшүгә аңыштык, без Төньяк Осетия Республикасы чигенә килеп җиткәнбез икән. Берничә автобус булып тезелгән экскурсиягә баручыларны юл кырыендагы махсус будкаларда ныклап регистрация тикшерүе уздырдылар. Чит илгә чыккан кебек энә күзеннән үткәрүләрен гидыбыз әлеге республика тарихындагы сәяси вакыйгаларга бәйләп аңлатты. 2004 елның 1 сентябрендә тантаналы линейка вакытында Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәпләренең берсендә террорчыларның 1128 укучы һәм укытучыны тоткын итеп алулары турындагы тетрәндергеч хәлне һәркем хәтерлидер. Яңа уку елы башлану шатлыгын сабыйларның үзәк өзгеч елау-сыктау тавышлары алыштыра: 334 бала һәм укытучы үтерелә, 800е җәрәхәтләнә. Бесланның төп юлдан ерак түгеллеген күрсәткән язуларны күргәч, гидыбызга кызыксынучан туристлар әлеге шәһәргә алып баруны сорадылар. Гид экскурсиянең күңелдә начар тәэсирләр калдыруын теләмәвен әйтеп, үтенечне кире какты. Ингушетия чиген узып, Чечен Республикасы территориясенә аяк басуга, юлчыларны Чечняның беренче Президенты Әхмәт хаҗи Кадыйровның горур, мәгърур кыяфәтле зур портреты каршы ала. Илнең азатлыгы өчен үзен корбан иткән милләтпәрвәр җитәкче һәркемгә үзенең хәер-фатихасын биреп торадыр кебек. Дөресен әйтим, Грозныйга килеп җиткәнче күңелдә төрле уйлар өермәсе кайнады. Әмма калага аяк басуга һәркемне гаҗәпләнү хисләре биләде. Шәһәр без белгән сәяси вакыйгаларның авыр хатирәләреннән азат булып чыкты. Грозныйга яңа заманча сулыш өрелгән, ул бөтенләй башка шәһәргә әверелгән. Сәяси вакыйгалардан качып киткән элекке чеченнар үз Ватаннарын танымавын җиткерделәр. Ул төзеклеге, матурлыгы белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә, заманча төзелеш-архитектура ягыннан нык алга китүе күзгә ташлана. Гүя аңа заманның сәяси җилләре тимәгән, җәмгыятьтәге буталышлар кагылмаган. Чечен гиды бу илнең социаль хәле белән таныштырганда, "сугыш" дигән сүзне бөтенләй кулланмый, беренче һәм икенче чечен кампаниясе дип кенә телгә ала.
Беренче Чечня сугышыннан соң (1994-1996 еллар) Грозный тулаем җимерекләрдән, хәрабәләрдән генә торган. Республика башкаласын чагыштырмача төзек кала алган Гудермес шәһәре итеп үзгәртү турында сөйләшүләр алып барылган. Әмма Чечня тарихы Грозныйдан аерыла алмый дигән нык­лы фикергә килеп, башкала үз статусында калган. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә - Әхмәт Кадыйров исемендәге проспект. Биредә чын югары сәнгать әсәрләренә тиң төзелешләр калкып, гид әйтүенчә, Грозныйны Кавказның иң матур шәһәрләренең берсенә әверелдерү сәясәте алып барыла. Дубай стилендәге мәһабәт биналардан торган "Грозный-сити" комплексы - шәһәрнең бүгенге йөзен күрсәтә. Ул - каланың яңа визит карточкасы. Күккә ашардай булып торган иң биеге 40, иң тәбәнәге 28 каттан торган җиде бинаны берләштергән заманча үзәкнең иң түбәсенә менеп, без дә шәһәрне кош очу биеклегеннән күзәттек. Мәһабәт биналарны берләштергән комплексны Гарәп Әмирлекләреннән килеп төзегәннәр. Якында гына дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе - "Чечняның йөрәге" дип йөртелүче - Әхмәт хаҗи Кадыйров мәчете балкый. 5000 квадрат мәйданны биләгән, 10000 кеше сыешлы Аллаһ йортының матурлыгын сүзләр белән генә сурәтләп булмый. Бу - илаһи бер дөнья. Мәчетнең эчендә тулаем алтын хәрефләр белән Коръәннән сүрәләр, аятьләр урын алган. "Грозный - сити" комплексыннан аз гына читтәрәк - Президент резиденциясе урнашкан. Гид әйтүенчә, Президент сарае түбәсендә флаг күтәрелгән булса, димәк - Президент эш урынында. Төшкән халәттә булса, Илбашының биредә түгеллеген күрсәтә. Безнең көнозынга сузылган экскурсия дәвамында флаг гел югарыда җилфердәде. Биредә Россиядә бердәнбер булган РФ Президенты Владимир Путин исемен йөртүче урам да бар. Бүген Грозныйда 277414 кеше яши. Сәяси чолганышларга кадәр калада халык саны шактый күп -800 меңнән артык булган. Халыкның 40 проценты гына чеченнар булып, күпчелекне греклар, әзербайҗаннар, казаклар һәм башка милләтләр биләгән. Бүген инде шәһәрдә яшәүче халыкның 99 процентын чеченнар тәшкил итә икән. Грозныйны һәлак булган илнең беренче Президенты хөрмәтенә Ахмадкала дип үзгәртү турында да тәкъдимнәр булган. Тик, күргәнебезчә, сәяси вакыйгаларның ачы шаһите булган кала үз исемендә яши бирә. Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Грозный агитация, пропаганда элмә такталарына бай. Ике йортның берсендә аталы-уллы Кадыйровлар, Путин портретлары урнаштырылган. "Рамзан, спасибо за Грозный!" дигән мөрәҗәгатьләрне дә еш очратырга була.
Шәһәр кунакларын Әхмәт Кадыйров музеена алып бару зур мәртәбә санала. Соңгы архитектура үрнәгендә төзелгән, 2 катлы бинада Чечняның беренче Президентының балачагыннан башлап шәхси әйберләре һәм соңгы көнгәчә хезмәт иткән Президентның эш кабинеты урнаштырылган. Мондагы экспонатлар белән танышырга бер генә көн җитмәс иде. Мәгълүм булганча, Аймани һәм Әхмәт Кадыйровлар гаиләсендә дүрт бала үсә: Рамзан - төпчек бала. Аның ике апасы исән -сау, бердәнбер ир туганы юл һәлакәтендә саулыгын югалта һәм 2004 елда әтисенең үлемен йөрәге күтәрә алмый, вафат була.
Грозныйдан ерак түгел урнашкан Аргун шәһәрендә 2014 елда Рамзан Кадыйровның әнисе Аймани Кадыйрова хөрмәтенә ачылган мәчетне сурәтләргә каләмемнең көче җитмәс. Төрек архитекторы проекты белән эшләнгән 4 катлы мәчет төнлә дә, көндез дә төрле төсләргә кереп яна. Без булган төнге сәгатьләрдә биредәге үзгәреп торучы төсләр балкышыннан без хәйраннар калдык. Төп гыйбадәт кылу залына урнаштырылган 31 метр диаметрлы ярымай рәвешендәге люстра 5 тонна тәшкил итә икән. "Чечняның йөрәге" дип аталган ике мәчет тә бер-берсен кабатламый, заманча эшләнешләре ягыннан тиңдәшсез мәчетләр санала.
Гид сөйләвенчә, Грозный элек-электән иң толерант шәһәр саналган. Төрле милләт вәкилләре биредә дус-тату, үзара ныклы, якын бәйләнештә яшәгәннәр. Чечен халкы тарихи Ватаннарын Совет чорындагы кебек халыклар дуслыгы югарылыгына күтәрү максаты белән яшиләр. Грозный юлында ук гид чечен халкының төрле милләт вәкилләренә зур хөрмәт белән карауларын, тыныч, тотрыклы тормыш хакимлек итүен бәян иткән иде. Без моңа биредә яшәүче халык белән аралашып, башка милләтләргә булган мөнәсәбәтне күреп тагын бер кат инандык. Кунакчыл, ачык күңелле халкың белән күңелдә озак сакланырсың әле, Грозный!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: