Саба таңнары

Мин татарча сөйләшәм!

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Ышанып та булмый кебек, әле яңа гына милли җанлы берничә активист берләшеп, алар тырышлыгы белән кечкенә мәйдан­да үткәрелә башлаган бу про­ект дәүләт тарафыннан уз­дырыла торган зур чарага әйләнде.

Реклама

Нидән башланды?


Башлау һәрвакыт авыр, әмма аның асылын, максатын югалт­мыйча "яшәтү" тагын да мө­һим­рәк. Бүген яшел төстәге "елмаеп" торучы "Ә" хәрефен танымаучы, аның шигарен ишетмәүче кеше дә калмады кебек. Акциянең кыйм­мәте шунда: ул өстән, дәүләт тарафыннан әйтелгән, алар фәрманы буенча туган чара түгел, ә йөрәк­тән, яшьләрнең теләгеннән чыккан инициатива, фәкать яшьләр үз акчасына тудырган проект. Алар бу акцияне татар теленең кулланышы тар булу проблемасын күреп, аны популярлаштырырга кирәк дигән карарга килеп оештырган иде. Тора-бара ул татар мохитенә тартып китертә торган, татар теленә игътибарлар җәлеп итә торган иң отышлы акция­ләрнең берсенә әверелде.

Нәрсәгә ирешелде?


Башкалада ун ел элеккеге бе­лән чагыштырганда телгә мөнә­сәбәт тә үзгәрде: җәмәгать урыннарында, транспортта туган телдә аралашучылар шактый артты. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында инде берничә ел рәттән татар телен яратучылар һәм аңа битараф булучылар рейтингы төзе­лә. Аларны барлау да үз җимеш­ләрен бирде.


Әйдәгез санап карыйк. Бер­ни­чә ел элек Казанның җәмәгать транспортында барлык игъланнар бары тик рус телендә иде, хәзер татарчасын да, инглизчәсен дә яңгыратырга онытмыйлар, мәгъ­лүмат аншлаглары да ике телдә бертигез языла.


Универсиада алдыннан Казанда урам исемнәре язылган яңа юл күрсәткечләре урнаштырылган иде. Барысы да ялт иткән, әм­ма рус һәм инглиз телләрендәге язмалар янына татарчасына урын табылмады. Моны федераль стандартлар дип акланырга тырыштылар, әмма яшьләр, федераль закон бе­лән беррәттән Татар­станның үз Конституциясе бар дип, бу эшне кон­трольгә алып, үз дигәннәренә иреште. Хәзер урам күрсәт­кеч­лә­ренә татар язулары да "кунаклады".


Башкаланың үзәгендә машиналарны парковкалауның яңа кагыйдәләре барлыкка килгәч, паркоматлар да булдырылды. Русча язылган мәгълүмат белән чыгарабыз дигәндә генә, "Татарчасын да онытмадыгызмы?" дигән хат юллау белән, ялт итеп татарча язулар да пәйда булды.


Универсиада дирекциясе дә бәйрәмгә әзерләнү мәшәкатьләре белән, күрәсең, рәсми сайтта татар телендә язарга "оныталар" иде. Татарча версиясе барлыкка килүе - татар яшьләренең FISUга Татарстанда ике дәүләт теле икәнен искә төшереп хат язу нәтиҗәсе.


"Ашан", "Зельгрос", "Мэтро" ке­бек эре сәүдә үзәкләре белән беррәттән быел "ИКЕА" да татар телле сатып алучыларын куандырды. Бер хат язу булды, бер атна эчендә алар барлык элмә такталарын татарчалаштырды. Татар те­ленә мөкиббән китү шаукымы бе­лән "Яндекс" эзләү системасы да, "ВКонтакте", "Facebook" социаль челтәрләр, "Билайн" белән "Ме­га­фон" кесә телефон операторлары да туган телебездә эшли башлады.


Гомумән, 10 ел эчендә яшь­­ләр­дә татар теленә карата мө­нәсәбәт уңай якка үзгәрде. Алар арасында яңа милли проектларны тормышка ашыручылар барлыкка килде. Милли продукция җитештереп, шуның белән сәүдә итү сизелә башлады. Татар әйбер­ләреннән дә бизнес ясап була икән һәм ул эш шактый уңышлы бара.


Дәүләт оешмаларын селкетү авыррак


Татар теле дип тукып торгач, республика җитәкчелеге дә моңа азмы-күпме игътибар итә башлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиадага тө­зелгән яңа спорт корылмаларында, мәгълүмат такталарында барлык язулар да өч телдә: татарча, русча, инглизчә булырга тиеш дигән таләп куйды. Һәм моңа ирешелде дә. Әмма барыбер дәүләт тарафыннан татар теле дип ашкынып тору сизелми.


Дөрес,түрәләр, дәүләт струк­туралары тарафыннан "татар те­ле кирәкми" дигән сүзләр ишетелми, ләкин шул ук вакытта ныклап эшкә тотыну да күренми. Татар теле төшеп калуына яки хаталы элмә такталарының һаман да эленә баруына йөз дә бер аклану табалар. Соңгы мисал. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы: "Сайтыгыз ни өчен ике телдә алып барылмый?" - дигән хатка: "Татар телен белүче белгеч юк, аның өчен аерым штат булдыру чыгымлы. Телисез икән, волонтер буларак, яңалыкларны татарчага тәр­җемә итә аласыз, моның өчен акча түли алмыйбыз", - дип җавап бирә.



Республикада татар, инглиз, рус телен камил белгән белгеч­ләргә кытлык юк. Димәк, эшкә белгечне алганда өч телдә камил сөйлә­шүчегә өстенлек бирелергә тиеш. Дәүләт учреждениесендә эшлим дигән кешегә татарчаны үзләш­терергә мәктәптә дәресләр дә, курслар да бар, "Ана теле" онлайн проекты да бар. Теләк кенә кирәк.

("Ватаным Татарстан", /№ 60, 24.04.2015/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: